Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (9-15 октябрь)
КУЧКАР (21.03-20.04)ларны җитди сөйләшү көтә. Үткәндә ясаган хаталар өчен хәзер җавап бирергә туры килмәгәе. Элеккеге танышыгыз сөйгәнегез белән араны бутарга мөмкин, игътибарлы булыгыз. Сатып алулардан тыелып торыгыз. Һәр адымны уйлап ясарга киңәш итә йолдызлар. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар атнаны билегесезлектә үткәрер. Эш өстәлен рәткә керткәнче, иң элек уй-фикерләрегезне тәртипкә салыгыз. Шулай ук...
КУЧКАР (21.03-20.04)ларны җитди сөйләшү көтә. Үткәндә ясаган хаталар өчен хәзер җавап бирергә туры килмәгәе. Элеккеге танышыгыз сөйгәнегез белән араны бутарга мөмкин, игътибарлы булыгыз. Сатып алулардан тыелып торыгыз. Һәр адымны уйлап ясарга киңәш итә йолдызлар.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар атнаны билегесезлектә үткәрер. Эш өстәлен рәткә керткәнче, иң элек уй-фикерләрегезне тәртипкә салыгыз. Шулай ук өегездә дә генараль чисталык урнаштырырга вакыт. Гаиләдә низаг тудырмас өчен юл куя белү комачау итмәс. Вируслы инфекция йоктырмас өчен сәламәтлекне карарга онытмагыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрне шәхси тормышта зур үзгәрешләр көтә. Ялгызлар гомерлек парын очратса, парлыларның мөнәсәбәтләре җитдиләнер. Атнаның икенче яртысында йокысызлыктан интегү, физик авыртулар мөмкин. Тынычландыручы дарулар һәм антидепрессантлар кулланмагыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар гадәттәгечә барлык нәрсәнең үзәгендә. Гаилә мәшәкатьләре, мирас турында сөйләшү мөмкин. Кәефне төшерүче күңелсез уйларны куып, яңа хобби табу, кино яки театрга бару өчен яхшы вакыт. Соңгы арада үзегезне онытып җибәрдегез бугай, ял итү комачауламас.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар үз-үзләренә бикләнер. Моннан котылу чарасы - дуслар белән аралашу. Гаиләдә бар да сез теләгәнчә: гармония һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Фантазияне эшкә җигәр вакыт, курыкмагыз, бары тәвәкәлләргә генә кирәк. Шулай ук креатив ремонт ясау да кәефегезгә уңай тәэсир ясар.
КЫЗ (23.08-22.09)лар эштән кала берни белән шөгыльләнә алмый ахырысы. Эштәге яңа дәрәҗә һәм югары хезмәт хакы гына күңелегезне җылытмас. Кичләрен булса да вакытны һәм игътибарны якыннарыгызга юнәлтегез. Югыйсә ялгыз калуыгыз ихтимал. Ачык һавага чыгып уйлану җитми сезгә.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр депрессиядә. Бәлки үзегезне бәхетсезгә санап, күңелсезләнеп утыруга нокта куярга вакыттыр. Табигатьтә яңгырлы көннәр белән бергә кояшлысы да бар икәнен онытмагыз. Киенү рәвешен үзгәртеп, үзегезгә яңача карагыз һәм алга. Барысы да сезнең кулда.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарны үткәннәр, тарих кызыксындыра. Өлкән буыннан мистик хәлләр турында мәгълүмат алырсыз. Уй-фикерләрегезне тәртипкә китерегез, бераз ял итеп алыгыз, мунча кереп тәнегезгә сихәт алыгыз. Грипп белән чирләүчеләрдән ерак торыгыз, югыйсә авырып китүегез мөмкин.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар яңа идеяләргә бай булыр һәм ниятләгән эшләрен башкарып чыгар. Кискен хис-кичерешләр, экстрим җитмәгәнлектән котылу өчен яңа спорт төрен үзләштерергә киңәш итә йолдызлар. Финанс тотрыксызлыгы вакытлыча эш табуга сәбәп. Лоторея, азартлы уеннар табыш китермәс.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрне атна буе яңа танышулар көтә. Әмма барча кешегә дә эч серен бушатырга ашыкмагыз. Сыналган дуслар җилкәсе генә авырлык килгәндә булышырга сәләтле. Ялгызлар үз параларын социаль челтәр аша таба ала. Җитәкчегез сездән эш аты ясамакчы.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга җаваплы һәм җитди булырга кирәк. Финанс өлкәсендә уңышларга ирешү өчен күп көч түгәргә туры килер. Хезмәттәшләрегез алдында көлкегә калмас өчен үзегезне камилләштерергә кирәк булыр. Моның өчен күп укырга, тренинг-семинарларда катнашырга кирәк дип фаразлый йолдызлар.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларга аралашу җитеп бетми. Шуңа күрә файдалы һәм интеллигент кешеләр белән аралашырга тырышыгыз. Интернет аша фикердәш дуслар табу мөмкинлеге туар. Атнаның икенче яртысында кредит яки бурычка акча алмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев