Лениногорскилылар, исегезгә төшерәбез: Милек салымын түләү вакыты 1 декабрьгә кадәр
Республика буенча салым хезмәте идарәсе 10 һәм 11 ноябрьдә барлык салым органнарында бөтенроссия "Ачык ишекләр көне" үтәчәге турында хәбәр итә. Ул җир, транспорт һәм милек салымын түләүгә кагылышлы булачак. Әлеге көннәрдә республиканың барлык салым инспекцияләре озынайтылган көн режимында эшли. 10 ноябрь - җомга, 9.00 дән 18.00 гә кадәр, 11 ноябрь...
Республика буенча салым хезмәте идарәсе 10 һәм 11 ноябрьдә барлык салым органнарында бөтенроссия "Ачык ишекләр көне" үтәчәге турында хәбәр итә.
Ул җир, транспорт һәм милек салымын түләүгә кагылышлы булачак. Әлеге көннәрдә республиканың барлык салым инспекцияләре озынайтылган көн режимында эшли. 10 ноябрь - җомга, 9.00 дән 18.00 гә кадәр, 11 ноябрь - шимбә, 10.00 дән 15.00 гә кадәр. Салым хезмәте вәкилләре салымны кемнәр, кайчан түләргә тиешлеген, аерым кешеләргә нинди ташламалар каралган булуы турында сөйлиячәк. Теләге булганнар салым түләүченең шәхси кабинетында теркәлә ала, моның өчен паспортыгыз булу кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев