Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сак булыгыз: боз явуы ихтимал

21 июнь көнне Татарстанда яшен, яңгыр, көндез урыны белән боз явуы, кыска вакытка җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәю көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама биреп, хәбәр итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан...

21 июнь көнне Татарстанда яшен, яңгыр, көндез урыны белән боз явуы, кыска вакытка җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәю көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама биреп, хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы начарайган вакытта урамда электр үткәргеч линияләрдән, агачлардан, реклама такталары һәм витриналар янына бармаска куша. Шулай ук нык булмаган корылмалар һәм черегән агач кәүсәләреннән дә ерак торырга кирәк. Көчле җил вакытында имгәнүләргә дучар булмас өчен бина эченә качарга киңәш ителә, дип яза "Татар-информ".

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанда һаваның төнге минималь температурсы - +8..+13, көндез максималь температура +20..+25 градус булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев