Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга Роспотребнадзордан дөрес туклану киңәшләре

Олы яшьтә дөрес туклану кирәк Күпчелек олы яшьтә үз җаеңа яшәп, төрле ризыклар ашарга ярый дип уйлыйлар. Тик бу алай түгел, өлкәннәргә дә туклану ягыннан кайбер үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк. Әлбәттә, бу беренче чиратта, озын гомерле булып һәм сау-сәламәт булып калу өчен мөһим. Шунлыктан алар өчен ун кагыйдә төзелгән. Беренче...

Олы яшьтә дөрес туклану кирәк
Күпчелек олы яшьтә үз җаеңа яшәп, төрле ризыклар ашарга ярый дип уйлыйлар. Тик бу алай түгел, өлкәннәргә дә туклану ягыннан кайбер үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк. Әлбәттә, бу беренче чиратта, озын гомерле булып һәм сау-сәламәт булып калу өчен мөһим. Шунлыктан алар өчен ун кагыйдә төзелгән.
Беренче кагыйдә. Тоз белән сак бул
Олы яшьтә тоз куллануны киметергә кирәк. Мондый яшьтә күпчелеге ризыкка күбрәк тоз салып, тозлап ашый торган булалар. Артык тоз шешенү, гипертониягә, инсультка, шулай ук бөерләргә нагрузка артуга китерергә мөмкин. Тәмләткеч буларак үләннәр, зәйтүн, җитен мае кулланырга киңәш ителә.
Икенче кагыйдә. Азык өстәмәләре, иртәнге аш
Яшь олыгайган саен ашкайнату проөессы әкренәя, бу үз чиратында аз күләмдә селәгәй һәм ашкайнату согы бүленеп чыгара. Нәтиҗәдә, организм кирәкле витаминнарны да ала алмый. Табиб белән азык өстәмәләре турында киңәшләшегез. Кыяклы һәм җепселле матдәләргә бай булган яшелчәләр ашарга кирәк. Җәен күбрәк яшел үләннәр (укроп, петрушка, салат) ашарга тырышыгыз. Түтәлдән өзеп алган булса, тагын да яхшы.
Иртәнге ашка иң әйбәте - солы боткасы. Геркулеста клетчатка,катлаулы углеводлар күп. Сүз уңаеннан, кыйбат булмаган пачкадагы лачауны (хлопья) алырга тырышыгыз, чөнки алар азрак эшкәртелгән һәм үзлекләре сакланган була.
Өченче кагыйдә. Даруны ризык белән яраштырып
Дару препараратларын куллану тәм рецепторларына һәм аппетитка тәэсир итәргә мөмкин. Әгәр кисәк кенә аппетит югалса яки киресенчә булса, бу -медикаментларның сезгә туры килү-килмәвен тикшерергә дигән сәбәп дигән сүз. Шулай ук даруларның бер-берсе белән ярашуына да игътибар итегез.
Дүртенче кагыйдә. Ризыкны дөрес чәйнә
Өлкән кешегә ризыкны чәйнәргә катлаулы була. Әлеге проблеманы стоматологиягә барып хәл итәргә мөмкин. Чәйнәгәндә йөткергәләттерсә, сулыш алу кыенлашса, бу вакытта пюре формасындагы ризыкларга өстенлек бирегез, яшелчәләрне дә кыргычтан уып ашарга кирәк. Консервланган яки пешерелгән персиклар бик файдалы, өстенә бал, корица да салырга ярый.
Бишенче кагыйдә. Су - иң кирәклесе
Олыгая барган саен организмда сусау кими. Өлкәннәргә кирәкле күләмдә сыеклык кабул итәргә, бу ашкайнату процессын да җайга сала. Иң яхшысы - чиста су. Сөт, шулпа, сок та сыеклыкка керә.
Алтынчы кагыйдә. Аксымнар турында онытмагыз
Галимнәрнең аксымның организмга ничек тәэсир итүе турында төгәл аңлатмасы юк, ләкин бер уртак фикер бар: аксым хатын-кызлар өчен минималь доза - 45 грамм, ир-атлар өчен 60 грамм кирәк. Бу мускулларны һәм сөякләрне нормада тотарга ярдәм итә. Аксым хайван продуктларында була, ләкин аның майлылыгына да игътибар итәргә кирәк. Итнең, мәсәлән, тавык филесын, күркә итен, диңгез балыгын кулланырга кирәк. Сөт продуктларының да майлылыгын карап алыгыз.
Җиденче кагыйдә. Сөякләргә Кальций кирәк
Тиешле нормада кальций кабул итү - сөякләрнең уалучанлыгын киметә. Аны табиб язганча, ризыкка өстәмә итеп кулланырга була. Кальций чыганагы - сөт продуктларында күп күләмдә икәнен онытмагыз. Тик кайбер олылар сөт аксымын начар үзләштерә, шунлыктан сөт продуктлары белән дә сак булырга кирәк.
Сигезенче кагыйдә. Өстәл артында сөйләшү
Олы кешегә туклану гына түгел, игътибар, өстәл артында сөйләшеп утыру да уңай йогынты ясый. Өстәлне матур итеп бизәү дә кәефне күтәрә. Бу да организм өчен кирәкле.
Тугызынчы кагыйдә. Балык мае файдалы
Балык мае ревматоидлы артрит авыртулары белән көрәшергә сәләтле. Балык маенда омега-3 май кислоталары бар, алар бик файдалы. Тунец, керкә, скумбрия, сардина, семга балыклары нәкъ менә сезнең өчен. Балыкны атнага ике тапкыр пешереп ашарга киңәш ителә.
Унынчы кагыйдә. Аз-азлап ашау
Тормыш эшчәнлеге өчен калорияләр кирәк, ләкин алар олы кешедә кими бара. Кисәк кенә авырлык җыймас өчен көнгә биш тапкыр аз-азлап ашарга кирәк. Шуның өчесе - төп ашау, икесе капкалап алуга керә. Иң мөһиме - артыгын ашап ташламагыз. Кайбер очракта пирожный белән чәй эчеп алсагыз да ярый. Чама хисен югалтырга гына кирәкми.
Алда әйтелгәннәрдән тыш, начар һәм яман гадәтләрдән арынырга дигән кагыйдә дә бар. Барыгызда да сәламәтлек, яхшы кеф телибез.
Роспотребнадзор идарәсенең Лениногорск бүлеге
фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D0%BF%D1%80%D0%B0%D0%B2%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D0%BE%D0%B5%20%D0%BF%D0%B8%D1%82%D0%B0%D0%BD%D0%B8%D0%B5%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&img_url=https%3A%2F%2Fkrasotka.cc%2Fwp-content%2Fuploads%2F2016%2F10%2F3-12.jpg&pos=25&rpt=simage&lr=11126

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев