Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар “Балкыш” республика фестиваленең зональ турында катнашты (+ фотолар)

Зональ тур Әлмәттә узды.

Әлеге республика фестивале пенсия яшендәге үзешчән башкраучылар арасында үтә. Быел сигезенче мәртәбә үтә.

Лениногорскидан “Балкыш” фестиваленең Әлмәттә узган зональ турына ике автобус белән 80гә якын кеше барды. Аларны Лениногорск районы ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев һәм Мәдәният сарае белгече Неля Чубатова озата барды.

Зональ этапта Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары чыгыш ясаган.

Лениногорскилылар төрле номинацияләрдә талантларын күрсәтте: «Надежда» ветераннар хоры (җитәкчесе Ф.Н.Мирзиянова), «Хорошее настроение» кашыкчылар ансамбле (җитәкчесе Г. Низамова), «Изюминка» хореография коллективы (җит. О. Семенова), «Сүнмәс ялкын» вокаль ансамбле (җит. И. Әхмәтҗанов), «Шура Хуран» вокаль ансамбле (Г.Садовников), «Дуслык» вокаль ансамбле (җит. А. Муртазина)

«Балкыш» фестивалендә лениногорскилыларның актив катнашуын жюри составында булган республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков билгеләп үткән.

“Елдан-ел лениногорскилылар яхшырак чыгыш ясыйлар, һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Бу эштә Лениногорск ветераннар советы җитәкчесе Анатолий Кондаратьевның да өлеше зур”, - ди Хәбир Иштирәков.

Аерым башкаручылар, танылган коллективлар, мәсәлән, мордва ансамбле “Эрзянка”, шулай ук сәхнәдә беренче адымнарын ясаучылар да ул көнне фестивальдә катнашты. “Хорошее настроение”  иҗат коллективы Лениногорск ветераннар советы каршында оештырылган, аның җитәкчесе – Иске Иштирәк авылы ветераннар советы рәисе Гөлнур Низамова. Ансамбль фестивальдә беренче тапкыр катнашкан.

Барлык катнашучылар дипломнар алган, зональ этап нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

  • “Балкыш” республика фестиваленең зональ этабы республиканың 7 районында уза. Ул Бөек Җиңүгә, Россия көненә һәм Өлкәннәр декадасына багышланган. Катнашучыларга номинацияләр билгеләнгән: соло җырлау, хор коллективлары, инструменталь ансамбль, фольклор коллективлары, хореография, шигърият һ. б.

фотолар: Мәдәният идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев