Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар елан чагу сәбәпле, хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр

Кара елан - зәһәр.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ел башыннан елан чагу сәбәпле, 4 лениногорскилы хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Шуларның өчесе күптән түгел җиләк җыйганда елан белән очрашкан. Карабаш, Ивановка, Шөгер авыллары тирәсендә очратканнар. Ә бер кеше Савочкино авылындагы зиратта еланны куркыткан һәм куып җибәргән.

Еланнардан зыян күрүчеләрнең барысына да медицина ярдәме күрсәтелде, организмга еланга каршы сыворотка кертелде, дип хәбәр итә хастаханә.

Табиблар  елан чаккан урынны су белән юарга дип киңәш итә. Шуннан соң яраны водород перекисе яки хлоргексидин белән дезинфекцияләргә һәм кулны яки аякны бик тыгыз итмичә бәйләргә.

Аннары күп итеп су эчәргә һәм аллергиягә каршы бер таблетка кабул итәргә кирәк.

Еланнар майдан сентябрьгә кадәр бик актив була.  Җәй көне алар кояшка чыгып җылынырга ярата. Еш кына ташлар арасына, печән кибәннәрендә һәм төзелеш материаллары арасында качып торалар.

фото: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев