Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар интернет аша судка да документлар тапшыра ала

Коронавируска каршы чикләүләр кертелү сәбәпле Россия Югары суды гражданнарны шәхси кабул итүдән тукталып торачак. Ә кирәкле документлар, гаризаларны интернет- кабул итү бүлмәләренә җибәрергә мөмкин.

Интернет аша кабул итүләр моннан берничә ел элек үк гамәлгә кертелгән иде.  Бүгенге көндә арбитраж  судларына да, гомуми юрисдикция судларына  да  гариза һәм документларны өйдән чыгып китми генә  тапшырырга була.

Документларны электрон рәвештә тапшыру  аларның формасына һәм эчтәлегенә карата таләпләрне  үзгәртми билгеле. Алар өчен билгеләнгән вакыт та элеккечә кала. Монда сүз документларны тапшыру ысулы турында гына бара.

Судка документларны интернет аша бирүнең өстенлекләре дә бар, болай эшләү бик уңайлы һәм вакытны да күп таләп итми. Әмма интернет –кабул итүләрнең  өстенлеге бу гына түгел.  Болай эшләгәндә документлар һәм гаризаларны тоткарлыксыз, үз вакытында җибәрергә була.  Электрон тапшыру аларның срогы  бик аз калган очракларда, суд тарафыннан каралмыйча  кире кайтарылудан да саклый. Тагын шунысы да бик уңайлы – җибәрелгән документлар үзәкләштерелгән системада саклана һәм алар белән алып барылган эшнең тарихын күзәтергә мөмкинлек  бирә. Җибәрү өчен почта чыгымнары да, судка кадәр барып җиткәнче югалу куркынычы да юк. Электрон сервислар тәүлек әйләнәсенә эшли, документларны теләгән вакытта җибәрергә була.

Электрон мәгълүмат системасының барлык мөмкинлекләрен  кулланып, суд тикшерүе барышын онлайн режимда күзәтеп барырга, үз вакытында мәгълумат алырга, аларга оператив рәвештә реакция белдерергә һәм кирәкле документларны җибәрергә мөмкин.

Интернет аша җибәрелә торган документка , аны җибәрүче кешенең  көчәйтелгән квалификацияле элктрон имзасы куелган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев