Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Мәскәүдә узган «Татарстан көннәре»ндә катнаштылар

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» күргәзмәсендә Татарстан көннәре үтте.

Әлеге чарада Лениногорскидан Регина Гыйззәтуллина кызы Риана белән булып кайтты.

“Мәскәүдә Татарстан көннәре узачагы турында ике атна алдан хәбәрләрдән ишеттем дә, шунда катнашасы, күрәсе килү теләге көчле иде һәм юлга әзерләнә башладык”, - ди Регина ханым.

Мәскәүдән алып кайткан хис-кичерешләре бик зур, чара узып, берничә көн үтсә дә, Регина Гыйззәтуллина әле һаман да шундагы тойгылар белән яшим, ди. “Шундый зур масштаблы чарада катнашуыбызга шат. Риана кызым да Россия башкаласын күрде, самолетта беренче тапкыр очты. Мин аның үзеннән дә ныграк шатландым”, - ди Регина.

Мәскәү ВДНХсында берничә  урында узган чараларда республиканың икътисад, промышленность һәм башка өлкәләрдәге уңышлары белән уртаклашканнар. “ВДНХның 75нче павильонда Татарстан Республикасы  экспозициясе иде. Татарстанның промышленность, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризмда әһәмиятле казанышларын күрсәтелде. Туризм юнәлешенә аерым игътибар бирелде, чөнки Татарстанның һәр районы һәм Казан үзе – зур тарих, туристлар яратып килә торган шәһәр. 2024 елда була торган «Киләчәк Уеннары» турында сөйләделәр”, - ди Регина.

Ул Мәскәүдәге татар чыршысының бизәлеше дә үзенчәлекле булуын әйтте. “Татар орнаментлы уенчыклар, түбәтәйләр, чигелгән тышлы кечкенә мендәрләр белән бизәлгән иде. Ә чыршы янында гармунда татар көйләрен уйнап торучы гармунчы. Искиткеч күренешләр!” – ди .

 Риана исә “Шаян ТВ” каналы уздырган бәйгедә җыр буенча катнашып, истәлекле бүләк тә отып кайткан әле.

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында 8 декабрь санында укый аласыз.

фотолар: Р Гыйззәтуллинадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев