Лениногорскилылар "Әниләр йөрәге" конкурсында катнашты (ФОТОЛАР)
Инвалидлар декадасы уңаеннан шәһәребезнең Мәдәният сараенда матур һәм эчтәлекле чара узды.
Бу юлы сәхнәдә гаиләдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләрләрне алкышладылар.
Лениногорскидан- Миңлегөл Вафина , Дарья Цвященко, Рада Нестерова, Айгөл Форолова, Әлмәт шәһәреннән - Римма Мингалиева, Эльвира Бородина һәм Бөгелмәдән килгән Эльвира Атаманова, Татьяна Ишметьева “Әниләр йөрәге” бәйгесендә көч сынашты.
Гаиләләрендә үзенчәлекле бала тәрбияләсәләр дә, алар аш-суга да өлгер, бию-җырга да оста булуларын һәм тормышны ничек бар шулай яратуларын исбатладылар.
Берсеннән-берсе чибәр, акыллы, мөлаем, уңган, гадел һәм сабыр булулары да сокландырды.
Жюри әгъзаларына бар яклап та килгән ханымнар арасыннан иң –иңен сайлап алу да җиңел булмады, билгеле.
Конкурсның җиңүчесе булып Бөгелмәдән килгән өч бала әнисе Эльвира Атаманова танылды һәм аңа диплом белән “Әниләр йөрәге” дип язылган тасма тапшырылды.
Шулай башка әниләр дә саллы бүләккә, дипломга һәм төрле номинациядәге тасмаларга ия булдылар.
Бәйрәм чарасы матур җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
Текст һәм фотолар авторы Зилә Мөдәррисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев