Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сак булыгыз: тычкан бизгәге йоктыру чоры якынлаша

Көннәр җылытып, җирләр кипкәч, халык бакчада, бакча йортларында, җирдә эшли башлый. Авыл кешесе дә тик тормый. Ләкин шуны онытмаска кирәк: бу чорда тычканнар бик активлаша.

Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең территориаль филиалы белгечләре әйтүенчә, кырда эшләүчеләрнең, эшләре бакча участоклары белән бәйле булган лениногорскилыларның тычкан бизгәге инфекциясе йоктыру куркынычы зур. Нигездә, әлеге инфекция очраклары май аеннан башлап декабрьгә кадәр теркәлә.

Быел кимерүчеләр санының артуы кыш карлы булу сәбәпле, үрчү өчен уңай шартлар булуы белән аңлатыла. "Яз көне бакчага беренче килүдә үк тычканнарга каршы агу салырга кирәк. Аларны сарай, йорт, корылма, җир кишәрлеге тирәсенә куеп чыгарга киңәш ителә», - ди Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең табибы Рамилә Мөхәммәдиева. Аның сүзләренчә, бакчада эшләгәндә һәм бакча йортын җыештырганда перчатка һәм медицина битлеге кияргә кирәк. “Бу тычкан бизгәгеннән саклану өчен кирәк”, - дип ачыклык кертте ул.

Узган ел 20 лениногорскилы тычкан бизгәге авыруын йоктырган, шуның 8е – урманда эшләгәндә, 7се – бакча участогында, 2се – табигатьтә ял иткәндә эләктергән. Авыручылар арасында Глазово, Михайловка, Иске Шөгер, Шөгер, Дурасово авыллары кешеләре бар.

 

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев