Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Халыкара нәфис сүз конкурсында җиңүгә иреште

Лениногорскилылар «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз бәйгесенең Гала-концертында зур уңышка иреште.

Күптән түгел Казанда «Татар сүзе» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды.

Чара Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.

Быел бәйгедә 3000 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм «Туган тел» номинациясе буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим иткән. Катнашучылар сигез яшь категориясенә бүленгән.  Нәтиҗәдә 37се җиңүче исеменә лаек дип табылган.

Әлеге бәйге “Татар сүзе” дип аталса да, быел беренче тапкыр “Туган тел” дигән махсус номинация керткәннәр. Анда Татарстанда яшәүче халыклар үз телләрендә чыгыш ясаган. Лениногорскиның «Вишка лейне» балалар мордва ансамбле катнашучысы Мария Мишакина (җитәкчеләре: Мария Шалина, Неля Чубатова) мордва телендә «Эрзянь мастор» шигыре белән җиңүче исеменә лаек була.

Казанда узган гала-концертның тантаналы өлешендә катнашу һәм чыгыш ясау өчен “Эрзянка” ансамбле һәм «Вишка лейне» балалар мордва ансамбле дә чакырылды.

 

фотолар: Лениногорск Мәдәният идарәсе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев