Лениногорскилылар яңа йорттан фатир ачкычлары алды (+фотолар)
Дәүләт торак фонды тарафыннан “Татнефть” ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган социаль ипотека программасы буенча Лениногорскида компания хезмәткәрләре күптән көткән фатир ачкычларын кулларына алдылар.
Танылган нефтьче Павел Васильев исемендәге яңа микрорайонда төзелгән йорт – унберенчесе булды. Нефтьчеләр микрорайоны шәһәрдәге иң төзек микрорайон булып санала. Монда беренче йорт 2007 елда тапшырылган иде. Шуннан соң район күзгә күренеп үзгәрде. Инфраструктура киң үсеш алды: якында гына балалар бакчасы, нефтьчеләр төзегән искиткеч уен мәйданчыгы, киң парковка урыннары, төзек ишегаллары, янәшәдә генә кибетләр.
Йортлар да заманча, күп кенә периметрлар буенча мондый объектлардан аерылып тора. Әйтик, вентиляцияне яхшыртыр өчен һәр фатирда махсус клапан куелган һәм индивидуаль җылыту системасы бар. “Уңайлы мохит” программасы буенча һәр подъездда электр күтәргеч урнаштырылган.
Яңа фатирга ия булучыларны Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм Лениногорск районы буенча «Татнефть» ЦССП җитәкчесе урынбасары Ирек Хәнипов котлады.
- Һәр гаилә өчен яңа фатирлы булу – мөһим һәм шатлыклы вакыйга. Сезнең шатлыкны уртаклашабыз. Без социаль ипотека программасы өчен республика җитәкчелегенә, Дәүләт торак фондына һәм “Танефть” компаниясенә рәхмәтле, - ди Сергей Вячеславович.
- Кайчандыр бу урында ташландык җир, ташландык бакчалар иде, хәзер матур микрорайон калкып чыкты. Барлык шартлар да тудырылган, - диде Ирек Хәнипов һәм йортларда яшәүчеләргә бәхетле тормыш теләде.
Бу көнне нефтьчеләрнең яшь гаиләләре фатирлар алды. СП «Татнефть-Добыча» инженеры Павел Егоров – яшь хезмәткәр. “Социаль ипотеканы ни өчен сайладыммы, чөнки финанс средстволарының бер өлешен предприятие кертә. Бу яшь хезмәткәрләр өчен бик яхшы ярдәм бит. Алда безне күңелле мәшәкатьләр көтә”, - ди Павел.
Яңа фатирга Хөсәеновлар гаиләсе дә шат. Гаилә хуҗасы Рамис – “Лениногорскнефть” идарәсендә слесарь. Хатыны Эльвина балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Уллары Самир үсеп килә. Ипотека чиратына 2019 елда баскан булганнар. Менә 2 елдан фатир ачкычы алдылар.
- Хәзер безнең үз куышыбыз, үз фатирыбыз булды. Без бик шат, мондый мөмкинчелек өчен рәхмәт, - ди гаилә.
Алар фикеренчә, социаль ипотека файдалы. “Татнефть” хезмәткәрләргә беренчел кертемне түләү өчен бер тапкыр заем бирә, яшь хезмәткәрлр өчен ул – 30 процент. Моннан тыш, бала тугач федераль бюджеттан ипотеканы түләү өчен 200 мең сум бирелә. Авырлыкларга карамастан, әлеге ярдәм үзгәрешсез кала.
Күптән хыялланган ачкычны Александр һәм Ольга Мазловлар гаиләсе дә алды. Александр – нефть, газ һәм газ конденсаты табу буенча мастер, Ольга – ООУ «Лениногорскнефть» идарәсе операторы. Гаилә хуҗасы идарәгә 2018 елда эшкә килә һәм ипотека чиратына языла. Әнә хәзер кызлары Аняның да үз бүлмәсе булды.
- Бүген без күптән көткән фатирыбызга ия булдык. Хәзер гаиләне ишәйтү турында да уйларга була, - ди Александр.
Ул кулына символик ачкычны алгач, барлык яшәүчеләр исеменнән республика җитәкчелегенә, “Татнефть” җәмгыятенә, “Лениногорскнефть” идарәсенә рәхмәтен белдерде.
Тиздән йорт ишегалдындагы уен мәйданчыгында балаларның шатлыклы авазлары яңгырар, тәрәзәләрдә өй җылысы бөркелгән утлар кабыныр.
2005 елдан социаль ипотека программасы буенча “Татнефть” группасы хезмәткәрләре өчен Лениногорскида барлыгы күпфатирлы 14 йорт кулланылышка тапшырылган. Бу – гомуми мәйданы 74,3 мең кв.м. 1098 фатир.
Юлия Могила
Сергей Трусов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев