Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга хезмәттәшебезнең "Тамгалы кеше" китабы турында

Китапның кереш сүзендә “Тамгалы кеше” редакторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмзия Габделхакова болай дип яза: Һәр нәрсәдә гаме булган, тормыш үзәгендә кайнап яшәгән Зиләнең гөрләп иҗат итәр чагы әле. Аның хикәяләрендә заман йөзе, безнең көннәрнең сәер һәм гадәти вакыйгалары көзгедәгедәй чагыла, авыр мизгелләрдә дә юмор хисен, яшәү шатлыгын югалтмаган замандашларыбызның күңел халәте тоемлана. Ул хикәяләр елмайта да, уйлата да. Геройлары да әллә кайда түгел, безнең арада, аларны таныйбыз, беләбез кебек.

Зилә Мөдәррисованың тәүге китабында 30 шаян хикәя. 

Китаптагы рәсемнәрнең авторы- Эльмира Толстова. Ул М.Х. Хәертдинов исемендәгә балалар сәнгать мәктәбендә укыта.Эльмира да бу өлкәдә үзен беренче тапкыр сыный.

 

 

 

Фотода язучы Рәмзия Габелхакова, Зилә Мөдәррисова һәм Эльмира Толстова.

Сезнең игътибарга әлеге китапка кергән хикәя тәкъдим итәбез

ЯРЫЙ ӘЛЕ, БЕЛМӘДЕМ!
Студент кыз Сәрвиназ яллар җитү белән туган авылына ашкынды. Автобуска соңга калгач, олы юлга машина тотарга чыгып басты. Озак та үтмәде, чакырып китергән шикелле, янына ак төстәге җиңел машина килеп туктады. Аның хуҗасы, кырык биш-илле яшьләр тирәсендәге киң җилкәле, таза муенлы ир, кызга бик кызыксынып, сынап карады. Кая барасын белгәч: – Күз ачып йомганчы әниең янына кайтарып куям, утыр! – диде. Сәрвиназ, аны-моны уйламый, сөенә-сөенә, алгы утыргычка кереп урнашты. – Как тебя зовут, красавица? – диде абзый, шомырт күзләрен елтыратып. – Сәрвиназ,– диде юлчы кыз. – Царевна, значит,– дип мутланып елмайды шофёр. Һәм юл буе яшь сылукайны мыек астыннан гына күзәтеп барды. Авыл борылышындагы чатка җиткәч, Сәрвиназ, рәхмәт әйтеп, шофёрга берничә унлык сузды. Әмма машина хуҗасы никтер алмады. – Может не деньгами, а натурой заплатишь? – дип сорады. Русчасы чамалы булган авыл кызы бермәлгә югалып калды. Аннан соң сумкасын актарырга тотынды. Күчтәнәчкә дип алган күмәч, прәннек, кәнфит, чәйләрне чыгарып, шул түгелме ул натура, дип сорады. Тик нәрсә генә күрсәтсә дә, шофёр башын чайкады. Сәрвиназ еларга җитешеп: – Миндә натура нет, алмаганмын шул,– диде. – Дурёха, ищи натуру свою! Шофер агай шулай диде дә, көлә-көлә, үз юлы белән китеп барды. Натура сүзен аңламаса да, «дурёха» дигәне горур һәм чая кызның мин-минлегенә нык тиде. Нәрсә икән соң ул натура, дип, кич буе баш ватты. Әнисеннән сораса, шәһәрдә яшәп, шуны да белмисәң, дияр. Сыйныфташы Динә, миндә ул әллә кайчан бар инде, дип, бот чабып көләр. Ашый торган нәрсә микән, киеп йөриләр микән, дип уйлана торгач, натуральный кофе исенә төште. Әйе шулдыр, мөгаен, шуны сорагандыр, дигән нәтиҗә ясап куйды Сәрвиназ. О-о-о, ул бит кыйммәт тора! Кызның аны аласы да юк. Әгәр алган булса да, бирмәс иде. Яллардан соң шәһәргә кайткач, барыбер дә вахтада утыручы хатыннан: – Мәйсәрә апа, нәрсә ул натура? – дип сорады. – Сиңа ниемә кирәк? – дип гаҗәпләнде тегесе. – Авылга кайтканда шофёр, акча кирәкми, натура белән түлә дигәч, аптырадым,– дип, юлдагы вакыйганы сөйләп бирде кыз. Вахтер хатын, тешсез авызын каплап, көләргә тотынды. – Ул да көлде, син дә сөйләп бетермәс борын көләсең… Шундый кызык әйберме әллә натура? – диде Сәрвиназ, аптырап. Мәйсәрә апа кызга ипләп кенә эшнең нәрсәдә булуын аңлатты. Кыз бер кызарынды, бер бүртенде. Әле дә нәрсә сораганын аңламаганмын! Күрсәтә идем мин аңа натураны! Башында бер чәчен калдырмый идем! – дип, йодрыгын төйни-төйни, ут чәчте Сәрвиназ.

«Автор үзенең хикәяләрендә искиткеч күзәтүчән булуы, гади кешенең, бигрәк тә хатын-кызның күңел дөньясын, тормыш мәшәкатьләрен якыннан белүе белән ачыла. Мондый кыска да, эчтәлекле дә, юморлы да хикәяләр әдәбиятыбызга кирәк». Бер шигем юк, Зилә Мөдәррисованың тәүге китабы үз укучысын тиз табар. Шаян, шул ук вакытта бераз моңсу да, авторның үзе кебек ягымлы да бу кыйссалар бик күпләргә күңел җылысы һәм елмаю бүләк итәр", - ди Зиләнең иҗатына бәя биреп шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова.

Айрат Шәйхисламов фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев