Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга йолдызнамә (6-12 август)

Яңа атнага йолдызнамә белән танышыгыз.

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бу атнада яңа идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге туачак. Бары тик тырышлык һәм теләк кенә кирәк. Интуициягә таянып эш иткән очракта барлык проблемалар да тиз һәм җиңел хәл ителер дип вәгъдә итә йолдызлар фаразы. Атна уртасы белем күтәрү, яңа мәгълүмат туплау өчен уңышлы. 


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга әлеге атнада күчемсез милек белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү күпкә отышлырак булыр. Сату яисә киресенчә үзләштерү яки сатып алу өчен яхшы атна. Шәхси эше, бизнесы булганнар шактый гына керем туплый алыр. Сәламәтлеккә килгәндә, йолдызлар арка һәм умыртка баганасына игътибарны арттырырга киңәш итә.

 
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә тәҗрибә уртаклашу һәм белем өстәү белән шөгыльләнергә киңәш ителә. Җимерү түгел, төзергә омтылыгыз. Һәркемгә карата ачык, ихлас, дустанә мөнәсәбәттә булу сорала. Югыйсә эшләгән эшегезнең кадере һәм бәясе булмас. Кыска вакытлы сәяхәтләр онытылмаслык хис-кичереш бүләк итәр. 


КЫСЛА (22.06-22.07)ларга проблемалар, килеп туган авырлыкларны хәл иткәндә юморга таянырга киңәш итә йолдызлар. Иң мөһиме – үз-үзегезгә бикләнмәгез. Якыннарыгыз, дусларыгыз киңәшенә колак салу комачау итмәс. Бурычка акча сорасалар, бирмәскә тырышыгыз. Кире кайтарулары икеле. Иң яхшысы акча барлыгын белдермәү. 


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар өчен әлеге атна уңышлы һәм продуктив булыр дип фаразлана. Атна башында тырышсагыз, атна ахырына табыш та алырсыз, иркенләп ял итү мөмкинлеге дә туар. Кешеләргә көчләп үз фикерегезне такмагыз, һәркем үз фикерен әйтергә хаклы. Якыннарыгыз белән сүзгә килмәскә тырышыгыз. 


КЫЗ (23.08-22.09)ларга яңа проект өстендә эшләү мөмкинлеге туа. Үзегезне күрсәтеп калырга омтылыгыз. Җитәкче тырышлыкны бәяләми калмас. Бәлки карьера үсешендә яңа баскычка күтәрелү бәхетенә ирешерсез. Сәламәтлекне ныгыту өчен диета тотарга һәм чиста су эчәргә киңәш ителә. Спорт турында да онытып җибәрмәгез.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр ,бу атнада эшлекле очрашулар, киңәшмәләр үткәрү, мөһим карарлар кабул итү, документлар тутыру белән мәшгуль. Яңалыкка әзер торыгыз, яңа технологияләрне үзләштерү эш нәтиҗәсен арттырыр. Ялларда өегездә тәртип урнаштырыгыз. Негатив хисләр бирүче барлык әйберне дә ташларга киңәш ителә. 


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга эш темпын киметергә кирәк. Югыйсә эшли-эшли аягыгызны сузуыгыз ихтимал. Ял итү, йокы туйдыру, медитация арыганлыкны бетерергә ярдәм итми калмас. Күбрәк урамда йөрергә тырышыгыз. Ачык һава сәламәтлеккә уңай йогынты ясар һәм кәефегезне дә күтәрер. Йөрәкне табибка күрсәтү комачау итмәс.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларга начар уйлардан арынып, позитив булырга һәм яхшы матур уйлар уйларга киңәш итә йолдызлар. Гел начарга юрасаң кабул булып куюы да мөмкин. Гайбәт сатудан һәм ялган сөйләүдән тыелыгыз. Атна ахыры гаилә белән ял итү яисә сәяхәткә чыгу өчен әйбәт. Тормышны яратырга өйрәнегез, гомер ике бирелми. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр кем дә булса килеп, проблемаларны хәл итүен көтеп ята бугай. Сезнең өчен үзегездән кала беркем дә тырышмас. Шуны аңалап, ялкаулыкны җиңеп, үзегезне кулга алып алга атлагыз. Ярдәм көтеп яту заманасы түгел. Бүрене аягы туендыра дигән мәкальгә таянып эш итә торган вакыт. 


СУКОЯР (19.01-18.02)ларның яшәү энергетикасы бетеп бара. Хроник авырулар кузгалмасын өчен кичекмәстән профилактик чаралар күрү яхшырак. Хәтта табибка күренү дә комачау итмәс. Сәламәтлек белән шаярырга ярамый. Балаларыгызга игътибарны арттырыгыз. Эштә бар да элеккечә, зур үзгәрешләр күзәтелми әлегә.


БАЛЫК (19.02-20.03)лардан кеше белән сөйләшкәндә саграк булу, серне чишмәү, зарланмау һәм гайбәттән өстен булу сорала. Югыйсә кеше арасында бәягез төшүе мөмкин. Һәр сүзегезне үлчәп әйтү урынлырак булыр. Дача тирәсендә яисә бакча эше белән шөгыльләнми торырга киңәш ителә. Сәламәтлегегез какшап китәргә мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев