Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә "тере классика" бәйгесе
Әдәбият елы кысаларында безнең 11нче гимназиядә "тере классика" дип исемләнгән Россиякүләм бәйгенең мәктәп туры үтте. Бу чараны мәктәбебезнең атаклы рус теле укытучысы Зубаирова Әлфия Урал кызы үткәрде.Бәйгегә укучылар зур әзерлек белән килгәннәре күренеп тора. Алар үзе сайлаган рус язучыларының әсәрләрен яттан укыдылар. Укытучының хезмәте күренеп тора. Балалар әсәрләрне аңлап, сәнгатьле...
Әдәбият елы кысаларында безнең 11нче гимназиядә "тере классика" дип исемләнгән Россиякүләм бәйгенең мәктәп туры үтте.
Бу чараны мәктәбебезнең атаклы рус теле укытучысы Зубаирова Әлфия Урал кызы үткәрде.Бәйгегә укучылар зур әзерлек белән килгәннәре күренеп тора. Алар үзе сайлаган рус язучыларының әсәрләрен яттан укыдылар. Укытучының хезмәте күренеп тора. Балалар әсәрләрне аңлап, сәнгатьле итеп укыйлар. Кайбер чараларда актлар залында шау-шулык сизелсә,монда тып-тыныч булды.
Шауларга да уйламадылар. Әлфия Ураловнаның һәрбер дәресе дә шундый тынычлыкта үтәдер.Аның бер карашы җитә ,шундук аңлап алалар. Егермгә якын 6, 7нче сыйныф укучысылары бүген сәхнәдә хзен сынап карады. Һәрберсе үз чыгышын дулкынлану белән көтте. Ярый да син кечкенәдән сәхнәдә күренгән булсаң, ә беренче тапкыр чыгучыларга ай-яй кыен булды.
Жюрида утырганда карап утырдым әле, күбесе театрга әз генә булса да йөргәннәр үзләрен иркен тота, сәнгатле матур сөйлиләр дә. Шундый китап укырга,тыңларга өйрәтүче тематик кичәләр мәктәпләрдә күбрәк булса, балаларга Пушкин, Лермонтов, Ахматова кебек күренекле язучыларыбызны тирәнрәк өйрәнерләр иде. Бик ошады барлык укучыларга да.
Җиңүчеләр Нияз Гараев, Арина Анашина, Ралия Садыкова, Ильмир Низамов, Аделина Сулейманова, Анастасия Совельева, Рузилә Зианшина, Ульяна Поляевалар булды. Алар муниципаль бәйгегә әзерләнә. Уңышлар сезгә!
Ә соңыннан китапханәчебез Евдокимова Фәридә Габделхак кызы үзенең чыгышында укучыларга күбрәк китаплар укырга, язучыларыбызны онытмаска өндәде. Кызыклы сорауларга җавап та эзләде.
Кыскасы мондый чаралар быел бик күп булыр,барыбыз да китап укырга тырышырбыз дип уйлыйм. Әдәбият елында бу эш җайга салыныр .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев