Лениногорскиның “Алмакай” ат утарында ат чабышлары узды (ФОТОЛАР)
Бүген, 22 октябрьдә районның "Алмакай" ат утарында татар атлары токымнары арасында чабышлар узды. Анда Теләче, Туймазы, Зәй, Әлмәттән килгән атлар катнашты. Әлбәттә, фермер Фәрид Нәбиуллин хуҗалыгында үрчетелүче татар атлары катнашты, аннан чабышка өч ат әзерләнгән иде. Атлар 15 чакрымга чапты. Беренче урынны Теләчедән Фирзәр Гиниятуллин алды. Ул аты белән 32...
Бүген, 22 октябрьдә районның "Алмакай" ат утарында татар атлары токымнары арасында чабышлар узды.
Анда Теләче, Туймазы, Зәй, Әлмәттән килгән атлар катнашты. Әлбәттә, фермер Фәрид Нәбиуллин хуҗалыгында үрчетелүче татар атлары катнашты, аннан чабышка өч ат әзерләнгән иде.
Атлар 15 чакрымга чапты.
Беренче урынны Теләчедән Фирзәр Гиниятуллин алды. Ул аты белән 32 минут та 30 секунд эчендә "очып" килеп җитте.
Икенче урында безнең "Алмакай"дан Лилиана Галимова аты белән (вакыты 32 минут та 35 секунд).
Өченче урынны да безнең ат алды, җайдагы - Адилә Ибраһимова (вакыты 32 минут та 49 секунд).
Люция Нуриева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев