Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 4нче мәктәбендә олыларны халык ансамбльләре катнашында хөрмәтләделәр (+ фотолар)

4нче мәктәпнең 3нче А сыйныфында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сыйныфта укучы балаларның әби-бабайларын чакырып хөрмәтләделәр.

Мәктәп директоры Юрий Гаврилов әйтүенчә, олыларга хөрмәт күрсәтү – мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлегендә мөһим юнәлеш. “Быел без халык ансамбльләрен дә катнаштырырга булдык. Безнең мәктәп төрле милләт ансмбльләре тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында милләтләрнең гореф-гадәтләрен укучыларга ирештерү кирәк”, - ди ул.

3А сыйныф җитәкчесе – Светлана Веденеева үзе дә “Эрзянка” мордва ансамбле солисты. “Мордва милләтеннән булуым белән горурланам. Һәр милләтнең үз йөзе, үз традицияләре бар. Алардан оялмаска, аларны күрсәтергә, сакларга һәм киләчәк буынга калдырырга кирәк”, - ди.

Укучылар әлеге бәйрәмгә җырлар, шигырьләр әзерләгән. Шулай ук үз куллары белән открыткалар да ясаганнар. Аларны бүләк иттеләр.

Аннан исә ансамбльләр чыгыш ясады. “Сүнмәс ялкын”, “Шура Хуран”, “Эрзянка” дәртле, күңелле җырларын бүләк иттеләр. 

Липатова Валентина әйтүенчә, шундый ямьле чара булды. “Безне –  олыларны Светлана Веденеева җитәкчелегендәге класс шундый хөрмәтләде. Светлана Веденеева олыларны онытмый, игътибарын тоеп яшибез. Ансмбльләр дә килгән. Безнең бу сыйныфта оныгыбыз Маргарита укый”, - ди. 


Соңыннан исә бергәләп чәй эчтеләр.

Розалия Мостафина

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев