Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 4нче мәктәбендә Шамил Бикчурин исемендәге әдәби мирас музее ачылды (+ фотолар)

Шәһәребезнең 4нче мәктәбендә Шамил Бикчурин исемендәге әдәби музей ачылды. Экспонатларга бай булган, төбәгебез мирасын бер йомгак итеп җыйган музей – милләт, телебез өчен якты маяк булып тора.

 

Дөрес, музейга мирас бер ел эчендә генә тупланмаган. Биредә музей 2005 елдан бирле эшләп килә. Ул Шамил Бикчурин премиясе лауреатларының эшчәнлегенә багышланган музей буларак эшли башлый. Музей кысан гына бер бүлмәдә урнашкан булган. 2021-2022нче уку елында 4нче мәктәп муниципаль белем бирү оешмалары арасында Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның тел, традицияләр үсешенә һәм саклауга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру конкурсында җиңеп, 500 мең сумлык грант откан. Әлеге грант акчалары музейга яңа бүлмәгә күчәргә һәм бүлмәне тулысынча ремонтларга мөмкинлек биргән.

Музей бүлмәсендә экспонатлар өчен яңа шкафлар барлыкка килгән.  Музейда 1 меңнән артык экспонат исәпләнә. Шуларны барысын да бөртекләп җыеп, музейның мирасын тулыландыру буенча даими эш алып барып, түкми-чәчми бүгенге көнгә кадәр китереп җиткерү – әйтеп бетергесез зур хезмәт сорый.

“Бу эшләрнең инициаторы, музейга нигез салучы – мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле укытучысы, үзе дә Шамил Бикчурин премиясе лауреаты булган Галия Хәлимова, аның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә менә нинди матур музеебыз барлыкка килде, - ди 4нче мәктәпнең директоры Юрий Гаврилов. – Музей ил, республика, шәһәребез тарихында якты эз калдырган шәхесләрнең иҗатын мәңгеләштерә. Без моның белән горурланабыз”, - ди Юрий Владимирович.

Үзе рус милләтеннән булса да, музей ачылу тантанасын татарча сәламләп башлавы кунакларның күңелләренә хуш килде. Тантаналы вакыйгага кунаклар күп килгән иде. Башкарма комитетның эшләре идарәчесе Марат Якупов, Мәгариф идарәсе методисты Римма Сафиуллина мәктәп музееның озын гомерле булып эшләвен теләделәр.

Әдәбият галиме, шагыйрь, профессор, якташыбыз Әнвәр Шәрипов төбәгебездә шундый шатлыклы вакыйгада ничек катнашмый калсын, ди. Ул музейның исемен йөртүче язучыбыз Шамил ага Бикчурин белән бәйле истәлекләрен яңартты: “Шамил абый Лениногорскида “Чишмә” берләшмәсен оештырып җибәрде. Шушы түгәрәккә мин дә өч ел дәвамында, 1957 елдан 1960 елга кадәр, Зәй-Каратайдан килеп йөрдем. Ул безгә әдәбият серләрен төшендерде. Хикәя язганда сез сөйләмәгез, ә күрсәтегез, дип әйткән сүзләре бүген дә исемдә.  Мин Казанга укырга киткәч, миңа - университет студентына Шамил абый хатлар язды. Бүген музейга бүләк итеп, Шамил абый кулы белән язган хатны алып килдем”, - диде Әнвәр Шәрипов. Галимебез 1968 елдан бирле мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни иҗатын өйрәнә, күптән түгел аның монографиясен бастырып чыгарган, шушы китапны да музейга бүләк итте.

Әлмәт Язучылар оешмасыннан да якын итеп, Минзифа Әхмәтшина, якташыбыз Гөлия Җамалиева килеп, “Матур эш алып барасыз, киләчәккә мирас булып калачак”, дигән теләкләр белән, шулай ук музейны яңа китапларга баеттылар. Әлмәтнең мәдәни мирас өйрәнү үзәге -  “Тамыр” фондыннан Фәһим Әхмәтҗанов безнең фондтан да өлеш керсен әле дип, уку елы дәвамында иң күп “бишле”, “дүртле” билгеләре алучы ике укучыга урыннар билгеләп, премияләр вәгъдә итте. Моны укучылар да, укытучылар да дәррәү кул чабып хупладылар, димәк, 4нче мәктәп укучыларына бик тырышып укырга кала.  

“Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары мәктәптә музей ачылуын шатланып кабул иттек, диделәр. Берләшмәнең җитәкчесе Таһир Шәмсуаров “Шамил Бикчурин исемен йөрткән музей моңарчы юк иде, сез моңа нигез салдыгыз, бу зур горурлык. Киләчәктә Россия күләмендәге әһшмияткә ия музей булсын”, - дип теләде.

Музейда “Чишмә”леләр өчен аерым экспозиция ясалган, элек берләшмәнең язучылары әсәрләрен басу өчен кулланылган машинка да биредә урын алган. Музейдагы экспонатларның һәрберсенең аерым тарихы бар, алар белән ачылу вакытында гына танышып чыгу мөмкин түгел, монда кабат-кабат килеп, хатирәләр дөньясына керергә, туган ягыбыз иҗатына төшенергә кирәк.

Ул көнне музейда укучыларның фәнни оешмасы утырышы узды, укучылар үз проектларын якладылар.  Айрат Салахов, Амелия Фазлыева, Илсаф Ситдыйков, Тимур Гиниатуллин, Артур Шириязданов, Эльвина Әхмәтшина фәнни эшләре белән таныштырып, сөйләделәр.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында, җомга, 25 ноябрь санында укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев