Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 9 нчы балалар бакчасында татар телен өйрәнүче рус балалары тел осталыгында сынаштылар

“Татар телен белүчеләр турниры” дип исемләнгән чара төрле телләрне өйрәнүгә омтылган балаларны берләштерде.

 Муниципаль олимпиада буларак узган бәйгенең максаты да  күркәм иде. Ул – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле телләрне белүгә булган омтылышларын куәтләү, бездә яшәүче башка милләтләрнең телләренә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, аны тирәнтен белүгә теләк уяту булды. Балалар бакчасы тәрбиячеләре бәйгене шул кагыйдәләргә нигезләп әзерләгәннәр иде. Бу олимпиадада шәһәрнең 13 балалар бакчасы катнашты.

Кечкенә баланың берьюлы берничә тел үзләштерергә сәләтле булуы турында тел белгечләре-лингвистлар күптәннән әйтеп киләләр инде. Телне үзләштергәндә иң мөһиме – ул даимилек һәм  укуга карата җиңел мөнәсәбәт, диләр алар. Бала кечкенә булганда, ул телне  табигый рәвештә өйрәнә. Шуңа күрә  гаиләдә, мәсәлән, рус һәм татар, рус һәм чуаш телләрен ишетеп үскән бала өчен бу тырышып-тырышып чит тел өйрәнү түгел, гади бер аралашу булып кала. 

Бары тик бу мизгелне кулдан ычкындырырга гына ярамый. Лениногорскиның 9 нчы балалар бакчасында нәкъ менә шушы мизгелне югалтмауны максат итеп куйганнар.

Бу көнне бакча үзенең кунакларын ишекләрен киң ачып көтте.  Милли киемнәр, башларына калфаклар кигән бакча хезмәткәрләре олимпиадада катнашучының һәрберсен ягымлы йөз һәм җылы сүзләр белән каршы алдылар. Быелгы ел Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилей елы булганга, балаларда ватанпәрварлык хисләре тәрбияләү, әлбәттә, аерым урын алып тора. Шуңа багышлап әзерләнгән күргәзмә башка балалар бакчаларыннан килгәннәр өчен генә түгел, 9 нчы бакчага йөрүчеләрнең үзләре өчен дә кызыклы булды. 

Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыздан алып, хәрби операциядә хезмәт итүчеләр турында да мәгълүматлар  бар иде.  Фотосурәтләре күргәзмәгә куелган кешеләрнең – үзләренең якташлары булуы, бер үк шәһәрдә яшәве балалар өчен ачыш та, горурлык та булды. Турнирның менә шундый мизгелләрдән башланып китүе балаларга өстәмә көч, хәтта канат куйды сыман. Алар турнирда җиңүгә тагы да ныграк омтылыш белән бәйге узачак бүлмәгә ашкындылар.

Олимпиада тантаналы төстә бакча балаларының чыгышыннан бшланды. Милли киемнәр, калфак-кәләпүшләр кигән нәниләр татарча матур җыр башкардылар. Аннары аларны бакчаның педагоглары алыштырды, кыскасы, татар телен белүчеләр турниры күңелле милли бәйрәмгә әверелде.

Аннан инде татар теле осталары бәйгесе башланды. Олимпиадада катнашучы балалар бик җитди төстә үзләре өчен билгеләнгән урыннарга утырдылар. Монысы да гади генә булмады, башта балаларга нинди дә булса җәнлек сурәте төшерелгән карточкалар өләшенде, алар шушындый ук  рәсемле өстәлне табып, утырырга тиеш иделәр. Менә шулай бәйге булгач, бәйге инде, ул баштагы минутлардан ук мавыктыргыч булды. Биремнәр төрледән-төрле иде, сүзләрне дөрес итеп әйтүгә, гаилә турында кыскача сөйләп бирү, сүзләрдән коллажлар ясау, дәфтәрдә дөрес итеп рәсемнәрне урнаштыру, һәр биремгә иҗади караш, хәтта “Түбәтәй” уены да кертелгән иде.

Балаларның тел осталыгын өч кешелек жюри бәяләде. Мәгариф  идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча баш белгече Гөлүсә Галимова, шул ук идарәнең методисты Елена Братенькина һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Гөлфирә Рафикова балаларга биремнәрне үтәүдә чын күңелдән ярдәм итәргә әзер торсалар да, бәйге таләпләреннән читкә тайпылмыйча, ягымлы карашлары белән генә куәтли алдылар. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча, турнирда беренче урынга 14 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Лидия Евстигнеева һәм 20 нче балалар бакчасыннан Ярослава Трунова чыкты. Икенче урынга 7 нче бакчадан Ева Сергеева, 10 нчы бакчага йөрүче Артём Дорошин һәм 27 нче бакчада Тимур Беляев чыкты. Өченче урынны 12 нче бакчадан Владимир Яннаев, 28 нче бакчага йөрүче Арина Носова һәм 5 нче бакчада тәрбияләнүче Елизавета Тютюгина алды.

Ә 4 нче балалар бакчасыннан бәйгегә килгән Тимофей Иванов, 30 нчы бакчага йөрүче София Мартынова, 25 нче бакчадан Елизавета Ниязова һәм 18 бакчадан Кира Шепталова җиңүгә булган югары омтылышлары, телне өйрәнүгә куйган тырышлыклары өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.

Балаларны олимпиадага әзерләгән һәм турнирга алып килгән педагоглар исә мастер-класста катнашып, үзләре өчен яңалыклар алдылар, тәҗрибә уртаклаштылар. 9 нчы бакчаның кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Светлана Нуриева  бу көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мавыктыргыч нейроуеннар дөньясын ачты.

Исламия Галимова

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев