Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Балалар сәнгать мәктәбе Мәснәви Хәертдиновның тууына 100 ел тулуны иҗади очрашу белән билгеләп үтте

Быел – 2024 елда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы Мәснәви Хәертдиновның тууына 100 ел.

Лениногорскидагы Балалар сәнгать мәктәбенә нигез салучы да ул – Мәснәви Хәертдинович була. 1999 елда мәктәпкә аның исеме бирелә.

Рәссамның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чаралар циклы Лениногорск Балалар сәнгать мәктәбендә башланып китте. Хатирәләр, истәлекләр белән тулы очрашу мәктәптә үтте. Монда сәнгать мәктәбенең элеккеге укытучылары, Мәснәви Хәертдиновның укучылары, сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары, музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы студентлары, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова,шулай ук Мәснәви аганың кызы – Айсылу Мәснәвиевна катнашты.

Балачактагы кечкенә генә эпизод тора-бара кешенең язмышына ишарә булып торырга мөмкин. Мәснәви Хәертдинов әле бәләкәй чакта ук кулына сары төстәге  карандаш алып, беренче рәсемен – озын мыеклы сары песине ясаган. Менә шушы рәсем аның алдагы тормышын сәнгать белән бәйли дә. Шунысы бар: Мәснәви Хәертдинов үзенең талантын, осталыгын укучыларына да тапшырган. Аның эше бүген дә дәвам итә.

Кызы Айсылу Мәснәвиевна әйтүенчә, сәнгать мәктәбе аның әтисенә генә түгел, аңа да туган йорт шикелле. “Монда шундый җылы итеп каршы алалар. Әтинең истәлекләре монда саклана. Әтигә багышлап, музей бүлмәсе ясап куйдылар. Миңа хәтта әйдәгез әле әти истәлегенә багышлап шуны, моны эшлик дип йөрергә дә кирәкми. Мәктәп коллективы барысын да үзе эшли. Энҗе Саярова белән Нина Горюнова бай эчтәлекле китап эшләделәр. Аннары “Рухият” әлеге китапны бастырды. Мин барысына да бик рәхмәтле”, - ди Айсылу ханым.

Ул шулай ук Мәснәви Хәертдиновка багышланган күргәзмәнең Казанда узганын хәбәр итте.

Сәнгать белгече Нина Горюнова, рәссам Владимир Чиханов, укучысы Татьяна Сувернева рәссам – Мәснәви аганы җылы итеп искә алдылар, хатирәләрен бүлештеләр.

Лениногорск Балалар сәнгать мәктәбе коллективы мәктәп нигез салучы Мәснәви ага хөрмәтенә "Мәснәви Хәертдинов кебек ясыйм" проектын башлап җибәргәннәр. Ул 2025 елга календарь ясауны күздә тота. Мәктәп директоры Ольга Мишеваның сөйләвенә караганда, ул үзенчәлекле килеп чыгачак. “Календарьнең һәр ае Мәснәви Хәертдинов картиналарына багышланган. Календарьнең беренче бите әзер, без аның рәссамның беренче картинасына багышладык. Укытучы Татьяна Аглиуллина белән укучыларыбыз картина ясадылар, эшкәрттеләр. Педагог Нина Крылова картина янына шигырь язып куйды. Икенче бите – февраль ае. Ул “Кышкы кибәннәр” картинасы. Әлбәттә, картинаны иҗат ителгән шигырь тулыландырып тора”, - дип сөйли Ольга Мишева.

Бу эш ел ахырына кадәр барачак һәм аннары календарь итеп бастырачаклар.

Очрашу ахырында педагог Альбина Вәлиуллина җитәкчелегендә акварель белән рәсем ясау буенча мастер-класс үтте, монда берничә буын: коллегалар, рәссамның укучылары, сәнгать мәктәбе укучылары пейзажлар ясады.

 

Белешмә.

  • Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе 1976 елда ачыла. Башта нефть техникумы тулай торагында подвалда эшли башлый. 1980 елда 4 катлы яңа бинага күченә. Башта 200ләп бала шөгыльләнсә, бүгенге көндә 800дән артык бала рәсем серләренә төшенә. Мәктәпкә “Татнефть” ярдәме белән икенче бина да бүлеп бирделәр, быел анда капиталь ремонт эшләре бара. Димәк, иҗади мөмкинлекләр киңәя.

 

Розалия Мостафина һәм Балалар сәнгать мәктәбе фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев