Лениногорскиның ике авыл җирлеге яңа машиналы булды (+ фотолар)
Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа эш автомобиль ачкычлары тапшырылды.
29 августта Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа эш автомобиль ачкычлары тапшырды.
Җиңүче муниципаль районнар арасында Лениногорск районының ике авыл җирлеге бар. Алар: Сугышлы һәм Яңа Чыршылы авыл җирлекләре.
Авыл җирлекләренә яңа автомобиль – «Лада Нива Тревел» машинасы ачкычлары тапшырдылар.
«Сез үз вазифаи бурычларыгызны оператив һәм сыйфатлы үти алсын өчен машиналар урыннарда бик кирәк. Муниципаль хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнаша. Хәрбиләрне гуманитар ярдәм белән тәэмин итүдә зур хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Ул көнне җиңүчеләргә барлыгы 100 автомобиль — 97 «Лада Нива Тревел» машинасы һәм 3 Sollers Atlant микроавтобусы ачкычлары тапшырылды.
фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2338354.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев