Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның үзбәк диаспорасы вәкилләре Үзбәкстан Конституциясе проекты өчен тавыш бирделәр

Татарстанда Үзбәкстанның 10 000нән артык гражданы даими һәм вакытлыча яши.

 

Бу дәүләтнең сайлау законнарына туры китереп, Үзбәкстан Республикасы гражданнары тупланган урыннарда тавыш бирү өчен күчмә участоклар оештырылган. Тавыш бирүләр 19-26 апрельдә уза. Татарстан Республикасы территориясендә вакытыннан алда тавыш бирүнең 50дән артык сайлау пункты эшчәнлеге оештырылды, алар югары уку йортлары, мәдәният йортлары, китапханәләрдә урнашкан.

Лениногорскида тавыш бирү Халыклар дуслыгы йортында узды, анда бу көнне 30лап Үзбәкстан гражданы тавыш бирә алды. Күзәтүче буларак,  Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Назриев катнашты.

30 апрельдә Үзбәкстанда  Конституция законы проекты буенча  референдум узачак.

 Төп закон текстының 65 проценты халык тәкъдимнәре нигезендә яңартылган. Яңа Конституция проекты Үзбәкстанда 2016 елда масштаблы реформалар башланганнан бирле булган җитди үзгәрешләрне чагылдыра.

 

Фото: Наталья Лакомкина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев