Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәттә дүрт машина бәрелешеп, дүрт яшь кеше зыян күргән

Әлмәттә Клара Цеткин урамындагы 36нчы йорт янында дүрт машина бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр 112 экстрен хезмәт номерына Әлмәт районында бүген 5.13 сәгатьтә алынган. Чакыруга 15нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре чыккан. "Фольксваген Гольф" автомобиле...

Әлмәттә Клара Цеткин урамындагы 36нчы йорт янында дүрт машина бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр 112 экстрен хезмәт номерына Әлмәт районында бүген 5.13 сәгатьтә алынган. Чакыруга 15нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре чыккан. "Фольксваген Гольф" автомобиле йорт янына куелган өч машинаны: "Фольксваген Поло", "Мазду" һәм "Киа РИО"ны бәрдереп узган.

Нәтиҗәдә, "Фольксваген Гольф" машинасының 18 яшьлек 4 пассажиры зыян күргән. Коткаручылар аларны машинадан чыгарып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшырган. "Ашыгыч ярдәм" бригадасы дүртесен дә Әлмәттә "Татнефть" медсанчатена иткән. Коткаручылар автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергән.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/05/151698/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев