Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәттә "Коръән Кәрим"не тәрҗемә иткән бердәнбер ханым белән очрашу көтелә

4 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә әлмәтлеләр “Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе” хезмәтенең авторы, дөньякүләм масштабтагы профессионал, мөселман дөньясының җәмәгать эшлеклесе Валерия Прохорова белән очраша алачак.

Ул мөселманнарның изге китабы булган “Коръән Кәрим”не тәрҗемә итүгә 12 ел гомерен багышлый. 
Бүгенге көндә дөньякүләм танылган дин белгечләре һәм тарихчылар Валерия ханымның сүз көчен таныйлар. Ул - моңа кадәр тарихта булмаган сүрәләрнең мәгънәсен югалтмыйча, аларның бөтен байлыгын рус телендә тапшыра алган бердәнбер хатын-кыз.
Очрашу урыны - Әлмәт драма театры.
Чакыру билетын бушлай 2-3 октябрь көннәрендә театр кассаларыннан алырга була. Ашыгыгыз, билетлар саны чикле.

Чыганак: ӘЛМӘТ ТАҢНАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев