Люция Мусина: "Сәхнә минем өчен - куаныч, моң, бәхет өләшү урыны" (ӘҢГӘМӘ)
Татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Люция Мусина районыбызның Урдалы авылында туып үскән. Хәзерге вакытта Казанда яши, ире - танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бик музыкаль гаилә ул. Шушы көннәрдә Люция белән аралашып алдык. - Казанда быел да зур концерт оештырырга җыенасыз, бугай. Кайда булачак,...
Татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Люция Мусина районыбызның Урдалы авылында туып үскән. Хәзерге вакытта Казанда яши, ире - танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бик музыкаль гаилә ул. Шушы көннәрдә Люция белән аралашып алдык.
- Казанда быел да зур концерт оештырырга җыенасыз, бугай. Кайда булачак, кемнәр катнашачак инде?
- Әйе, Казанда концертларны ел саен оештырырга тырышабыз, быел 5 ноябрьдә Филармониянең концертлар залында узачак. Анда безнең гаилә: ирем Рөстәм Закиров, улыбыз Айрат, кызыбыз Миләүшәдән тыш, башка тагын бик талантлы hәм оста артистлар булачак.
-Сезнең балаларыгыз да чын артистка әйләнеп бара, бугай. Алар нинди юнәлештәге музыкаль белем ала?
- Улыбыз Айрат саксофон буенча музыка мәктәбен тәмамлап, хәзер И.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесының беренче курсында укый, кызыбыз Миләүшә музыка мәктәбенең жыр hәм бию бүлегендә укый. Улыбызга - 16 яшь, кызыбызга - 11 яшь. Алар да сәхнәне бик яраталар, киләчәктә кем генә булсалар да, исән-сау булсыннар, чын кеше булсыннар, дип телибез.
-Лениногорскига кайтып шундый зур концерт куярга теләгегез юкмы?
-Лениногорск Мәдәният сараенда күп тапкыр концерт куйган бар, соңгы елларда гына кайткан юк. Киләчәктә кайтырбыз, Алла боерса. Быелгы концертларыбыз республиканың күп кенә шәhәр hәм авылларында булачак. Концертлардан тыш, мин юбилейлар һәм туйлар да алып барам, туй-юбилейларга чакырсалар - жырлап та кайтабыз.
-Туган авылыгызда концертларда катнашканыгыз бар, дип беләм.
Туган авылым Урдалыда булган концертларга бик теләп шатланып кайтам, авылдашларым белән күрешү - үзе бер гомер. Туган авылыма багышлап, "Эх, Урдалым" дигән жыр да ижат иттек, аның сүзләрен безнең арабыздан киткән авылдашыбыз Рәшит абый Бикбов язган иде, ә көен танылган композитор Рамил Мифтахов иҗат итте. Матур итеп клип төшерерү хыялы да бар.
-Авылда сезнең кемнәрегез бар?
-Төп нигездә әтием Минзаhит hәм әнием Галия үзләре генә яшиләр. Илдар энем Лениногорскида, ә Илнур энем Казанда яши. Быел 21 ноябрьдә әниемә 65 яшь, ә әтиемә 26 ноябрьдә 70 яшь тула. Әтием белән әниемне якынлашып килүче матур юилейлары белән чын күңелдән котлыйм, аларга исәнлек-саулык, тазалык, безнең белән бергәләп, озын хәерле гомер итүләрен телим! Аллага шөкер, әти-әнием булганда, мин бик бәхетле!
- Нәселегездә матур җырлаучылар булгандыр инде, бу сәләт сезгә кемнән күчкән, дип уйлыйсыз?
-Әтием гомер буе гармунда бик матур итеп уйнады, аның әтисе Мөкәрим бабай бик матур жырлаган, биегән, дип беләм. Әтинең әнисе әбекәем Гайшә дә бик матур жырлый иде.
-Җырчы булу сезнең балачак хыялыгыз идеме?
- Әйе, балачак хыялы иде. Сәхнә - минем өчен, шатлык, куаныч, моң, бәхет өләшү урыны булып тора. Кечкенә чакта Зөhрә Сәхәбиева башкарган "Җидегән чишмә" жырын телевизордан ишетеп, елап утырганым хәтердә. Ул шулкадәр моңлы итеп жырлый иде.
Зөhрә Шарифуллина, Римма Ибраһимова, соңрак Зәйнәб Фәрхетдинованың жырлауларына гашыйк идем. Аларның жырларын җырлап йөрдем, соңрак үз репертуарымны булдырдым.
1993 елда авылдагы урта мәктәпне тәмамлап, Казанга ул вакыттагы Мәдәният hәм сәнгать институтына жыр hәм хор бүлегенә укырга кердем. Аның житәкчесе Марат Гомәрович Яхьяев иде. Әлбәттә, башлангыч музыкаль белемсез укырга авыр булды, шулай да Алла ярдәменнән ташламады.
-Сәхнә кешесенә үзен гел формада тотарга кирәк инде…
Үземне формада тоту өчен генә түгел, гомумән дә, мин йөзәргә яратам, бассейнга йөрим, мунча, сауна яратам. Халык көйләрен яратып башкарам, репертуарымда - эстрада җырлары да шактый күп, үзем иҗат иткәннәре дә бар. Концерт костюмнарына килгәндә,төрле тегүчеләрдән тектерәм, модельләрен күбрәк үзем уйлыйм, модельерлар уйлап теккән костюмнарым да бар. Җырчы барлык яктан да матур булырга тиеш, дип саныйм: киеме дә, үз-үзен тотышы да, җырлары да, күңеле дә.
Әңгәмәдәш: Алсу Миңнебаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев