Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Махсус машинага юл бирегез!

Зәңгәр төстәге ут-маягын җемелдәтеп, тавыш-сигнал биреп килүче махсус машина якынайганда, юлда булган барлык транспорт чаралары да, андыйларны тоткарлыксыз уздырып җибәрү өчен читкә тайпылып, юл бирергә тиеш. Махсус машиналарга ашыгыч хезмәтләрдән: ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, янгын сүндерү, полиция экипажлары керә. Нәкъ менә аларның хәрәкәт итү тизлеге кеше гомерен коткарып калуга турыдан-туры...

Зәңгәр төстәге ут-маягын җемелдәтеп, тавыш-сигнал биреп килүче махсус машина якынайганда, юлда булган барлык транспорт чаралары да, андыйларны тоткарлыксыз уздырып җибәрү өчен читкә тайпылып, юл бирергә тиеш.

Махсус машиналарга ашыгыч хезмәтләрдән: ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, янгын сүндерү, полиция экипажлары керә. Нәкъ менә аларның хәрәкәт итү тизлеге кеше гомерен коткарып калуга турыдан-туры бәйле.

Кызганычка, кемнеңдер чакыруы буенча ашыгып баручы махсус транспортка юл бирүне үзенең намус вазифасы дип санамаучы машина хуҗалары да бар. Нәтиҗәдә - янгын сүндерүчеләрнең ут чыккан объектка тиз вакытта барып җитә алмыйча, гадәттән тыш хәлдә - бәладә калган кешеләрне коткарырга өлгерә алмау очраклары да була.

Янгын сүндерүчеләргә еш кына тагын бер каршылык белән очрашырга да туры килә. Бу - шәһәр урамнарында, йорт ишегалларына керә торган җирләрдә машиналарның махсус транспорт үтеп керә алмаслык итеп куелуы. Шәхси машиналарның күплеге һәм тәртипсез куелуы сәбәпле, янгын сүндерү машиналары алар арасынна бик әкрен уза, ә бу исә бик тә кадерле булган санаулы минутларның югалуына китерә. Автоцистернаны әле янгын чыккан урыннан читкәрәк кую мөмкин, ә менә югары катларга күтәрелер өчен куела торган баскычларны тиешле урынга кую, кагыйдә буларак, бик авырга туры килә, чөнки ул җиһазны кую өчен беркадәр мәйдан буш булырга тиеш. Шулай итеп, бәлагә тарыган кешеләрне коткару мөмкинлеге дә чикләнә, ә кайвакытта бөтенләй юкка чыга.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы автомобилистларның янгын сүндерү машиналарының йөрүенә һәм аларны үткәрү тәртибенә кагылышлы кагыйдәләргә аеруча игътибар бирүен үтенә:

- күрсәтелгән махсус сигналлары эшләп торган машиналар якынлашканда, башка машиналарның руль артындагылар әлеге транспортның каршылыксыз үтеп китүен тәэмин итәрлек итеп, юл бирергә тиешләр;

- әлеге транспорт чараларын узып китзргә тырышу тыела;

- зәңгәр төстәге сигнал маягын җемелдәтеп, туктап торган транспорт чарасы янына якынлашканда, машина йөртүче, кирәк очракта кичекмәстән туктап калу мөмкин булсын өчен, тизлекне киметергә тиеш.

Хөрмәтле автомобиль хуҗалары! Юлларда игътибарлы булыгыз! Машинагызны кая куеп калдыру мәсьәләсенә аеруча игътибарлы булыгыз - ул узып бара торган башка транспорт чараларына комачау итәрлек, подъезд юлларын томалап торырлык булырга тиеш түгел.

Ашыгыч ярдәмнең һәркемгә кирәк булуы ихтимал. Кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында башкалар мөмкин булган ярдәмнән мәхрүм калмасын иде!

Лилия КӘРИМОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.

http://www.bugulma-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев