Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Машина йөртү таныклыгы алу өчен вакытны кыскартырга тәкъдим иттеләр

Күп функцияле үзәктәге "бердәм тәрәзә"дә автомобильләрне теркәү мөмкинлеге дә булдыру карала.

Россия Эчке эшләр министрлыгы машина йөртү таныклыгын алуга сарыф ителгән вакытны кыскартырга тәкъдим итә. Моны күп функцияле үзәкләрдә полиция хезмәткәрләре дә утыру хисабына эшләргә җыеналар. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хезмәт күрсәтә торган "бердәм тәрәзә" ярдәмендә күп функцияле үзәктә автомобильләрне теркәү мөмкинлеге дә булдыру карала.

"Хәзерге вакытта күп функцияле үзәктә автомобиль белән идарә итү хокукы алу өчен имтихан бирү һәм машина йөртү таныклыгы алу өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтелә", - диелгән әлеге хәбәрдә.

ЮХИДИ белән күп функцияле үзәк арасында документлар алмашу вакытын исәпкә алган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты 15 көнгә кадәр калырга мөмкин. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре күп функцияле үзәктә утырып, машина йөртү таныклыгын шунда ук эшләсә, таныклык алу вакыты кимер дип көтелә. 


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/14/177040/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев