Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташ хәрбиләр район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты

Мэриягә бүген якташ хәрбиләребез килде.

Алар хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов ялга кайтучы хәрбиләр төркеме белән даими очрашып тора.

Очрашу җылы атмосферада, чәй өстәле артында узды. Монда шулай ук район башлыгының урынбасарлары, хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре дә катнашты.

Рәгать Хөсәенов хәрбиләрдән туганнарына һәм якыннарына нинди ярдәм кирәклеген сораштырды. Шулай ук үзләреннән хәрби хезмәтнең ничек узуы хакында сорады. Моннан тыш хәрби операция зонасына кирәкле әйберләр исемлеген төзергә дип күрсәтмә бирде.

Хәрбиләрнең хатыннары һәм әниләре өчен 8 март алдыннан концерт узачагын да хәбәр иттеләр. 7 март көнне Мәдәният сараенда 16.30 булачак ул.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2284965.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев