Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мобилизацияләнгән якташларыбызның өченче төркеме отпускка кайтты, район башлыгы белән очрашты

Мэрия бинасында кыска вакытлы ялга кайткан, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган хәрбиләрнең өченче төркеме район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты.

Очрашуга төрле взводлардан 11 хәрби килгән иде.

Түгәрәк өстәл артында очрашуда төрле оешмаларның белгечләре катнашты, мобилизацияләнгәннәрнең яки аларның гаиләсенең берәр төрле борчыган мәсьәләләре булса, аларны хәл итү өчен белгечләрнең дә катнашуы кирәк иде.

Мобилизацияләнгәннәр яшь гаиләләр өчен социаль ипотека сораулары белән кызыксындылар. Торак мәсьәләсе буенча Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков әйтүенчә, мобилизацияләнгән хәрбиләр өчен берничә ташлама бар: бу яшь гаиләләр өчен дә, башка яшьтәгеләр өчен дә кредит каникуллары белән ипотека бирү. Шулай ук торак сатып алуда субсидия буенча файдаланырга мөмкин.

Мобилизацияләнгән Дмитрий  ташламалардан ничек файдалануын сөйләде.  Аның гаиләсе узган елның сентябрендә фатир сатып алу буенча ипотека рәсмиләштергән,   октябрьдә мобилизацияләнгән. "Без хатыным белән шунда ук  ташламалы кредит каникулларын рәсмиләштердек, бу эш бик тиз башкарылды. Башта срок ярты ел тәшкил итте, аннары срок автомат рәвештә озайтылды, моның өчен Хөкүмәткә рәхмәт", - ди ул. Аларның гаиләсендә ике кыз үсә, кечкенәсе әтисен бик нык сагынган, хәтта очрашуга да әтисе белән килде.

Очрашу барышында мобилизацияләнгән Рамил ДОСААФ автомәктәбендә мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарын яки әниләрен бушлай укыту соравын җиткерде.  "Безнең машина бар, әмма ул мин булмагач, тик тора. Ә хатынның  машина йөртү таныклыгы булмау сәбәпле,  аны куллана алмый. Мондый очраклар башка  гаиләләрдә дә бар", - ди ул.

Рәгать Хөсәенов бу сорауны  актуаль дип саный, чөнки чыннан да, хәрбиләрнең хатыннарына балаларны укырга яки бакчага йөртергә кирәк. Ул хәрбиләрнең гаилә әгъзаларын транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар тапшыруга әзерләүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

 Хәрби Виталий әйтүенчә, аларның хатыннары, әниләре  коммуналь түләүләр, социаль хезмәтләр һәм башка сораулар белән очраша, кайберләренә җавап та таба алмыйлар.  Шунлыктан ул Рәгать Хөсәеновка мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарын чакырып, банк, торак-коммуналь хуҗалык, социаль яклау, пенсия фонды белгечләре белән берәр очрашу оештырып, аңлату эшләре алып барып булмасмы дип тәкъдим итте. Мондый очрашуларны оештыру өчен район башлыгы  урынбасарларына күрсәтмә бирде.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев