Модага 60-80 ел киемнәре кайта – Вячеслав Зайцев
Бүген Казанга, "Мисс-Татарстан" бәйгесенә кунак булып, танылган киемнәр дизайнеры Вячеслав Зайцев килде. Бәйге алдыннан уздырылган матбугат очрашуында ул мода, бу сезонда актуаль булган кием стильләре турында да сөйләде. "Модага 60-80 еллардагы популяр киемнәр кире кайта. Хәзер яңа образлар эзләү юнәлешендә эшләмим. Мин шул елларда ясалган кием эскизларымны үзгәртмим, бары камилләштерәм...
Бүген Казанга, "Мисс-Татарстан" бәйгесенә кунак булып, танылган киемнәр дизайнеры Вячеслав Зайцев килде. Бәйге алдыннан уздырылган матбугат очрашуында ул мода, бу сезонда актуаль булган кием стильләре турында да сөйләде.
"Модага 60-80 еллардагы популяр киемнәр кире кайта. Хәзер яңа образлар эзләү юнәлешендә эшләмим. Мин шул елларда ясалган кием эскизларымны үзгәртмим, бары камилләштерәм генә. Быелгы сезонда классика һәм челтәр бизәкләр актуаль булачак", - диде танылган дизайнер.
Ул шулай ук макияж үзенчәлекләре турында да әйтеп узды.
"Кара тутлы кызларга - кызыл, аксыл кызларга әфлисун төсендәге иннек килешә. Бүген "Мисс Татарстан" подиумына чыгасы кызларның да бу үзенчәлекләре искә алыныр дип уйлыйм", - диде Вячеслав Зайцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев