Бүген илдә яшәүче хатын-кызларны бәби табарга ничек кенә үгетләп карамыйлар. Әле узган ел ахырында гына әниләргә бер кочак ярдәм чаралары тәкъдим иткәннәр иде. Менә тагын бер яңалык - илдә бала карау чорын озайтмакчылар. Дөресрәге, пенсия исәпләү өчен иминият стажына кертелүче вакытны бер ел ярымнан өч елга кадәр җиткерергә тәкъдим иткәннәр....
Бүген илдә яшәүче хатын-кызларны бәби табарга ничек кенә үгетләп карамыйлар. Әле узган ел ахырында гына әниләргә бер кочак ярдәм чаралары тәкъдим иткәннәр иде. Менә тагын бер яңалык - илдә бала карау чорын озайтмакчылар. Дөресрәге, пенсия исәпләү өчен иминият стажына кертелүче вакытны бер ел ярымнан өч елга кадәр җиткерергә тәкъдим иткәннәр. Пенсия кемгә һәм кайчан артачак?
Күктәге торнага кызыкканчы, иң элек, кулдагы акчаны исәпләп карыйк. Билгеле булганча, декрет ялына ике төрле отпуск керә. Аның беренчесе - йөклелек һәм бала табу буенча исәпләнә. Хатын-кызга нарасый дөньяга килгәнче 70 көн алдан һәм, сабый тугач, тагын 70 көн ял бирәләр. Әлеге вакыт өчен социаль пособие берьюлы түләнә. Шунысы да бар: йөклелек һәм бала табу буенча ял фәкать әниләргә генә исәпләнә. Моннан соң, нәнигә өч яшь тулганчы, бала карау буенча ял алырга мөмкин. Соңгысын әнигә генә түгел, әтигә яки әбигә дә бирәләр. Бишектәге бәбине кем карый, шул дәүләт ярдәменнән файдалана. Бу очракта пособие балага яшь ярым тулганчы түләнә. Өйдә утырган өч ел хезмәт стажына керә, әмма иминият стажына шуның ел ярымы гына эләгә. Ник дисәң, балага яшь ярым тулганнан алып, өч яшькә кадәр сабыйны караган өчен акча түләү каралмаган. Хәзер әнә шул вакытны пенсия исәпләү өчен иминият стажына кертергә тәкъдим иткәннәр дә инде.
Закон проекты авторлары фикеренчә, бүген илдә нәниләр төркемнәре булган балалар бакчалары бик аз. Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы егерме елда мондый бакчалар саны ике тапкыр кимегән. Яшь әни эшкә дә чыга алмый, аңа пенсия дә исәпләмиләр. Хәер, лаеклы ялга да тиз генә китәм димә! Башта балл җыярга кирәк. Инде хәбәр иткәнебезчә, 2015 елгы пенсия реформасыннан соң, пенсияне балларда исәпли башладылар. Һәрбер эшләгән ел пенсия баллары белән билгеләнә. Ул эш бирүче түләгән иминият кертемнәре (взнослары) күләменә һәм хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакы күбрәк булган саен, балл да күбрәк. Мәсәлән, булачак пенсионерларга пенсиягә чыгу өчен 30 балл кирәк булачак. Бала тәрбияләүче хатын-кызларга исә баллар, канун нигезендә билгеләнгән күләмдә, сабыйга яшь ярым тулганчы гына исәпләнә. Шунысы да бар: ничә бәби алып кайтсаң да, "өйдә утырган өчен" балл исәпләүнең гомуми вакыты алты елдан артмаска тиеш. Кыскасы, баллар дүрт сабый белән өйдә утырырга җитәчәк. "Илдә туучылар санын арттырырга телибез икән, пенсиягә бәйле канунга үзгәрешләр кертергә кирәк, - дигән депутатлар. - Социаль түләүләр алу өчен кирәкле иминият стажын эшкә чыгып түгел, ә бер-бер артлы бала табып кына тупласыннар". Хәзер закон проектын Дәүләт Думасында тикшерәчәкләр.
Тик картлык көнендә пенсияне күрү бәхетенә ирешкәнче, итәк тулы бала-чаганы бүген үстерәсе бар. Яшьләрне күбрәк соңгысы борчый, ахры. Росстат мәгълүматларына караганда, соңгы ун елда илдә туучылар саны иң түбән чиккә төшкән. Хатын-кызлар әни булырга ашыкмый. Ил күләмендә әни булучыларның уртача яше 26га җиткән. 1990 нчы еллар белән чагыштырганда, тәүге тапкыр бәби бишеген тирбәтүчеләр биш яшькә олыгайган, ди белгечләр. Гаиләдә беренче һәм икенче сабый арасындагы яшь аермасы артуын да искәрткәннәр. Элегрәк ике-өч ел эчендә балага эне-сеңел "бүләк итсәләр", хәзер әлеге күрсәткеч биш елдан да артып киткән.
P.S. 1 февральдән федераль ташламага ия гражданнарның пенсияләре 2,5 процентка артты. Әлеге исемлеккә Бөек Ватан сугышында катнашканнар, сугыш инвалидлары, физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар; I, II, III төркем инвалидлар, Ленинград блокадасында катнашканнар, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башкалар керә. Татарстанда шундый ташламаларга ия 340 меңгә якын кеше исәпләнә. Уртача керемнәренә карап, пенсионерларга юл өчен айлык түләүләр бирелә. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, пенсионерның уртача айлык кереме 25 мең сумнан арткан очракта, юл өчен - 90 сум, керем 20-25 мең сум булганда - 180 сум, 20 меңнән азрак булганда 466 сум түләү каралган. Февральдән айлык түләүләр составына кергән социаль түләүләр җыелмасы да 1 мең 75 сумга җитте.
Нет комментариев