Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әнисен малае коткарган

Волгоградта Иван исемле 6 класс укучысы, күптән түгел генә инсульт кичергән 43 яшьлек әнисенә “Нимотоп” препаратын эзләп, үзе яшәгән районда кулдан язып игъланнар элә.

Халык социаль челтәрләрдә дә акча җыюга кушыла, малай үтенеченә Русиянең төрле шәһәрләреннән мәрхәмәтле кешеләр ярдәм кулы суза. Хәтта Украина, Белоруссия, Израиль, Грециядән дә ярдәм килә башлый. Өч данә “Нимотоп”, 20 меңләп акча җыела. Волгоград өлкәсенең сәламәтлек саклау министрлыгы бу хәлне ачыкларга һәм хатынга аналог препаратлар табарга вәгъдә бирә.
 
Һәм менә Новосибирскидагы нейрохирургия һәм ангионеврология үзәге җитәкчесе Кирилл Орлов Волгоградка килеп Светлана Сидоровага стент кую буенча операция ясый. Эндопротез бәясе дә югары – ярты миллионлап. Светлананың улы элгән игъланнар зур шау-шу куптара, бәлки, шул сәбәпледер, аңа бу операцияне ясауга квота бирәләр.
 
Нейрохирургия һәм ангионеврология үзәге җитәкчесе, Кирилл Орлов:
 
“Волгоградтагы хастаханәдә мондый операцияне ясарга бар шартлар да бар, авыруны нинди дә булса үзәккә алып бару кирәк түгел. Операция җиңел түгел, әмма бу заманча технологияләр, алар пациентларны тиз дәваларга мөмкинлекләр бирә, алар хәтта икенче көнне өйләренә кайтып китә ала. Стент кан тамырындагы кан йөрешен акрынайтачак һәм шул сәбәпле аневризма таралачак. Бу үз чиратта кешене чагыштырмача нормаль тормышка кайтарырга ярдәм итәчәк”.
 Кирилл Орлов әйтүенчә, Светлана Сидоровага башкача “Нимотоп” препараты кирәкми.
 
http://Өмет
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев