Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Отпуск вакытында авырып киткән очракта түләүле ялны озайту ысулы бар

Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль ведомствода хәбәр итәләр.

Әгәр дә сез ел саен бирелә торган түләүле ял вакытында авырып китсәгез, рәсми рәвештә «больничный» рәсмиләштерергә һәм авыруыгыз турында эш бирүчегә хәбәр итәргә кирәк, дип искәрттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль ведомствода. «Российская газета» шул турыда яза.

Ачыклап үтүләренчә, Хезмәт кодексының 124нче маддәсе бар, анда бу очракта эш бирүче хезмәткәрнең ялын озайтырга яки аны башка срокка күчерергә тиешлеге язылган. Түләүле ял кеше авырып киткән көннәр санына озайтылырга тиеш.

Ә менә ял вакытында хезмәткәр түгел, ә аның баласы авырып китсә, шуңа күрә «больничный» рәсмиләштерергә туры килсә, отпуск кичектерелми һәм озайтылмый. Әгәр дә, әлбәттә, мондый мөмкинлек эш бирүче тарафыннан каралмаган булса.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев