Питрәч районы Колай авылы фермеры Юрий Рыжов йонын үзе коя торган сарыклар үрчетә. Бу "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.
- Минем фермада Романов, Куйбышев, Эдельбай токымлы сарыклар бар, әмма мине иң куандырганы - дорпер сарыклары. Аларны мин 4 ел элек Германиядән алып кайттым, - дип сөйләде Юрий Рыжов. Алар йонын коя....
Питрәч районы Колай авылы фермеры Юрий Рыжов йонын үзе коя торган сарыклар үрчетә. Бу "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.
- Минем фермада Романов, Куйбышев, Эдельбай токымлы сарыклар бар, әмма мине иң куандырганы - дорпер сарыклары. Аларны мин 4 ел элек Германиядән алып кайттым, - дип сөйләде Юрий Рыжов. Алар йонын коя. Бу бик тә уңайлы. Сарык йонын алу өчен кул көче таләп ителә, ә монда алар үзләре коела башлый. Язын, башка маллар кебек үк, йоннарын коялар, эт кебек булып калалар. Аннары дорперларның итен ресторанныкы дип атыйлар. Бик тәмле, шул исәптән, бернинди ят ис тә килми. Бу дөньядагы иң тәмле итләрнең берсе. Әмма итләре тәмле булсын өчен аларга тиешле шартлар тудырырга кирәк.
- Мәсәлән?
- Мәсәлән, дорпер һәркөн көтүлектә булырга тиеш. Ризыклары бай булырга тиеш. Җәй көне аларга яшел үлән дә җитә, ә менә кыш көне печәннән тыш бай фураж да кирәк. Фуражда арпа да, солы да, бета-каротин да булырга тиеш. Су кирәк. "Байкал" препараты белән бирәм, ул - хайваннар өчен кирәк булган 96 бактерия тупланмасы. Андагы бактерияләр ашказаны эшчәнлегенә йогынты ясый.
- Йонын койгач, алар безнең кышны чыга аламы?
- Дорперлар бик чыдам сарыклар. 30 градуслы суыкларны да чыга. Йоннарын да алар яз җиткәч коя башлый. Дорперларга абзарны да җылы ясарга кирәкми. Җил өрмәслек, кар, яңгыр яумаслык булса, шул җитә. Артык җылы абзар булса, алар тирли.
- Дорперлар кайчан өлгерә?
- Алар бик тиз үсә. Сарык бәрәннәрен ияртеп 8 ай йөртә, ә 4-5 айдан алар инде чалырлык хәлгә җитә.
- Дорперларның бәясе күпме?
- Яхшы сарыкларны 35 меңнән дә кимрәккә табып булмый. Әмма болары бары тик ит өчен генә сатылганнары. Чиста токымлы, үрчетү өчен яраклы дорперларны 90 меңнән дә кимрәккә сатмаячаклар.
- Сарыклар бу бәяне аклыймы?
- Тиз үрчүләре һәм тиз өлгерүләре белән аклыйлар. Әмма базарда гадәти сарык ите 400 сумнан сатылганда, дорпер итен миннән беркем дә 500 сумга алмаячак. Чөнки бездә аларның ите нинди икәнен беркем белми. Бу алмазларны пыяла бәясеннән сату кебек чыгачак. Әмма сез башта бу сарыкларның итен ашап карагыз һәм үзегезне ничек хис итүегезне әйтегез. Итне ашаганнан соң кешедә дәрт уяна, барлык күзәнәкләре дә эшли башлый.
Юрий әфәнде фикеренчә, Татарстанда сарыкларның баш санын арттырырга мөмкин. Без фермага килгәннән бирле ул берничә тапкыр: "Сарыкларның баш санын арттырырга кирәк" дип әйтте. Аның фикеренчә, дорперларны үрчетү буенча аерым дәүләт программасы кирәк.
Нет комментариев