Яңа уку елына санаулы көннәр калып бара. Тиздән укучылар парта артларына утырыр, укытучылар белем бирү эшенә керешер. Лениногорск муниципаль районы белем бирү учреждениеләре узган елда нинди нәтиҗәләргә иреште, яңасына планнары нинди? Бу турыда Мәгариф идарәсе начальнигы, халык мәгарифе отличнигы Рафик Хәмбәл улы Хәмидуллин сөйләде.
- Рафик Хәмбәлович, сүзне узган уку...
Яңа уку елына санаулы көннәр калып бара. Тиздән укучылар парта артларына утырыр, укытучылар белем бирү эшенә керешер. Лениногорск муниципаль районы белем бирү учреждениеләре узган елда нинди нәтиҗәләргә иреште, яңасына планнары нинди? Бу турыда Мәгариф идарәсе начальнигы, халык мәгарифе отличнигы Рафик Хәмбәл улы Хәмидуллин сөйләде.
- Рафик Хәмбәлович, сүзне узган уку елның нәтиҗәләреннән башлыйк әле.
- Район һәм шәһәрнең педагоглар коллективы белем бирү бурычын намус белән үтәде дисәм, һич арттыру булмас. Укучыларның белем сыйфаты - 54,7 процент тәшкил итә. Узган, 2010-2011 уку елындагы белән чагыштырганда, быел укучыларның белем сыйфаты 1,8 процентка югарырак.
Эшебезнең төп нәтиҗәсе, әлбәттә - Бердәм дәүләт имтиханы. Аны быел 437 чыгарылыш укучысы тапшырды. Араларында 80 һәм аннан да югары балл җыючылар саны 1,4 процентка артып, 8,3 процент тәшкил итте. Шунысы куаныч: быел 100 балл җыйган укучылар саны да артты. Узган ел бер генә укучы 100 балл җыйган иде. Быел андыйлар - җидәү. Болар - Артур Сабирҗанов, Екатерина Бурлеева (6 нчы мәктәп), 2 нче мәктәптән Александр Колкаманов, Лия Гусманова, Екатерина Тамбовцева һәм берьюлы ике фән - рус теле белән химиядән 100 балл җыйган Алиса Трондина (шулай ук 2 нче мәктәп).
Гомуми итеп әйткәндә, информатика белән химия фәненнән кала, барлык фәннән дә уртача балл республика күрсәткечләреннән югарырак.
Дәүләт аттестациясен IX сыйныфны тәмамлаган 959 укучы үтте. Шуны әйтергә кирәк, 14 фән буенча аттестация быел яңа формада үтте. Математика белән рус телен барысы да тапшырган булса, калган 12 фәнне сайлап алып тапшырдылар. Рус теле белән математикадан күрсәткечләр, узган елдагы белән чагыштырганда, күпкә югары.
- Бүген мәгариф системасында нинди программалар эшли? Аның кысаларында нәрсә башкарыла?
- 2011 елдан бирле "Безнең яңа мәктәп" дип исемләнгән президент инициативасы реализацияләнә. Ул нәрсәдән гыйбарәт соң? Әлеге юнәлеш гомуми стандартларны яңарту, сәләтле балаларга ярдәм күрсәтү, укытучылар потенциалын үстерү, заманча мәктәп инфраструктурасы булдыру, мәктәп укучыларының сәламәтлеген ныгыту һәм саклау, мәктәпләрнең мөстәкыйльлеген үстерүне күздә тота. "Безнең яңа мәктәп" кысаларында, Татарстанда "Киләчәк", "ТР стратегик белем бирү үсеше" инициативасы эшләнде. Анда өч юнәлеш билгеләнде: укытучы, технология, инфраструктура. 2011 - 2012 уку елында гомуми белем бирү учреждениеләрендә эш югарыда әйтелгән юнәлеш буенча алып барылды.
Моннан тыш, һәр балага сыйфатлы белем бирү максатыннан, 2010 - 2012 елларда Лениногорск белем бирү учреждениеләрен киңәйтү программасы кабул ителде. Аның буенча мәктәпләрдә реструктуризация, оптимизация үткәрелә. Реорганизация чаралары үткәргәннән соң, бүген шәһәрдә - 12, авылда 22 мәктәп эшли. Аларда 8 мең 700 бала укый. Узган елдагы белән чагыштырганда, бу 305 укучыга кимрәк.
- Мәктәпләргә хәзер игътибар зур. Җирле хакимият органнары белән берлектә, аның эшендә республика Хөкүмәтенең дә катнашы зур. Нәтиҗәсе сизелерлекме?
- Һичшиксез сизелерлек. Шәһәрдәге кебек үк, авыл мәктәпләре һәм балалар бакчалары җитәрлек күләмдә компьютер һәм мультимедиа җиһазлары белән тәэмин ителгән. Учреждениеләргә үзәкләштерелгән рәвештә 397 комплект стационар компьютер техникасы кайтарылды. Шуларның 132сен проекцияле, 69ын интерактив комплекс тәшкил итә. 923 укытучы ноутбук алды. Ноутбуклар 56 балалар бакчасы мөдиренә, 36 өстәмә белем бирү укытучысына да бирелде.
Учреждениеләрнең матди-техник базасы да ныклы. Яңа уку елына әзерлек максатында, шактый эшләр башкарылды. Барлык мәктәпләрдә дә диярлек җылыту сезонына әзерлек кысаларында төзекләндерү эшләре үткәрелде. 3 нче, 6 нчы һәм райондагы В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе капиталь ремонт программасына кертелеп, бүлеп бирелгән сумманың 8 миллионын кулланып ремонтланды. Моның өчен җирле бюджеттан 44 миллион, республика бюджетыннан 24 миллион сум бүлеп бирелде.
- Кадрлар турында нәрсә әйтеп була?
- Укытучылар коллективына килгәндә, шуны әйтергә була: кайчандыр мәктәпкә яшь белгечләр буларак килгән укытучылар бүген тәҗрибәле һәм үз эшен яратып башкаручы чын педагоглар. Зур кызыксыну белән төрледән-төрле конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешеп торалар. "Мәгариф" милли проекты кысаларында, мәсәлән, ТР Хөкүмәтенең премиясен өч укытучы алды. Болар - С.Веденеева (4 нче мәктәп), В.Сәмигуллина (11 нче гимназия) һәм Н.Камалова (5 нче мәктәп). И.Медведева, Н.Чернова, Р.Ишниязов, Н.Неруцких та төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулаган укытучылар.
Грантларга килгәндә, 100 иң яхшы укытучы узган ел хезмәт хакына өстәмә рәвештә 6 мең сум акча алды. 7 инглиз теле укытучысы "Алгарыш" гранты нигезендә, Бөекбританиягә стажировкага җибәрелде.
Бу эшләрнең башында муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов тора. Аның ярдәме белән ел саен яшь белгечләрне, һөнәри конкурс җиңүчеләрен, БДИ нәтиҗәсендә югары бәя алган укытучыларны премия белән бүләкләргә мөмкинлегебез бар.
- Яңа уку елына кергәндә, нинди максатларга ирешүне төп бурыч итеп куясыз?..
- Мәктәпләрдә укучылар өчен куркынычсыз шартлар тудырасы бар әле. Кызганыч ки, барлык мәктәпләр дә тиешле стандартларга туры килми. Шунлыктан, "Түбә", "Тәрәзә", "Җылылык" максатчан программалары кабул итү таләп ителә. Ә алар, үз чиратында, саллы гына финанслар сорый.
Төп бурычыбыз - балаларга сыйфатлы белем бирү. Ул аларга тормышта үз урыннарын табарга мөмкинлек бирүче төп чыганак. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне Белем көне белән тәбрик итеп, яңадан-яңа иҗади үрләр яулауларын телим. Яңа уку елында барлык теләк-хыяллары тормышка ашсын.
Нет комментариев