Раил Шәмсуаров: “Мин бит әле артист кына”
Раил Шәмсуаровның моңлы актер булуын театрга еш йөрүче тамашачы әллә кайчан сизде инде. Рольләрне тавышының мөмкинлекләренә карап бирәләрдер кебек аңа. Тагын бер үзенчәлекле ягы – хыялыйлыгы бар. Аралашып утырганда да: “Бу егет образыннан чыкмаганмы, әллә кереп тә тормаганмы?” дип уйлап куясың. Раилнең Камал театры сәхнәсенә менүенә дә ун ел була икән инде. Актерның театр тормышын барлап кына калмыйча, дөньяга карашы, бүгенге вакыйгаларга мөнәсәбәте турында да кызыксындык. (Ватаным Татарстан", авторы - Чулпан Гарифуллина)
– Сезнең сәхнәгә менүегезгә дә ун ел булды. Шул дәвердә рольсез утырмадыгыз. Бу җиңел аяк белән театрга килеп керүме, әллә бәхет эшеме?
– Чыннан да, рольләрем булды, моны шатланып әйтә алам. Эчтән өметләндем, әмма рольләрне зарыгып көтмәдем. Үз-үземне битәрләп тә йөрмәдем, булса – булыр, дидем. Көтмәсәң, сиңа алар күбрәк тә килә. Тормыштагыча: бик ашкынырга ярамый бит. Рольле булгач, яшьрәк чакта “йолдызланып” та алганмындыр. Минемчә, безнең курсыбыз гомумән уңышлы булды. Кемне генә алма, һәркайсыбызның үз урыны бар. Безнең театрда болай бит: бер көнне син рольдә, икенче көнне – массовкада. Тигезли, урынга утырта торган нәрсә ул бездә. Кайсында булсаң да, бирелеп, чын күңелдән уйнарга кирәк. Бер-беребездән көнләшү, арттан сөйләп йөрүләр юк.
– Тавышыгыз бар, бу яктан Сез башкаларга караганда өстенрәк. Киләчәктә җыр өлкәсенә кагылышлы планнар да юк түгелдер?
– Җырлый белүнең үз плюслары бар дип уйлыйм. Тавышлы булу янда бер өстәмә көч булып йөри. Яшьрәк чакта җырлап та йөрдек, концертлар белән дә чыктык. Белмим, бәлки, вакыт узгач, тагын да күбрәк акыл, тәҗрибә туплагач, уйлап карыйсы булыр. Әлегә кирәк дип тапмыйм. Әмма бер нәрсә бар: мин табигатем белән ялкаурак кеше. Азрак җыелырга кирәк миңа. Спектакльдә уйнау, җырлау бер нәрсә, ә җыр белән аерым шөгыльләнү – сәнгать. Аерым җырлый башласаң, театрдан читләшү кебек күренергә мөмкин, дөрес аңламаслар. Минем җырлы рольләрем бар, шуларга канәгать.
– Академия театры артистының дәрәҗәсен төшермиме соң ул җырлап, тамада булып йөрүләр?
– Төрле яклап карарга була. Кешеләр күп булган кебек үк, фикерләр дә шулай. Кемдер: “Молодец, әйбәт җырлый!” – дияргә мөмкин, башкасы: “Үз эшенә дә хилафлык китерә, монда да әллә ни булдыра алмый”, – дияр.
– Актерларның күбесе үзен режиссерлыкта сыный. Сезнең мондый теләк юкмы?
– Һәрбер эшнең үз хуҗасы була. Мин ул яктан сәләтсез кебек. Мин кеше белән махсус идарә итә алмыйм. Режиссер үзенең кулы астында эшләүчеләрне бераз куркытып торырга, тыңлата белергә тиеш. Шундый артистлар бар. Режиссер булу өчен төрле яктан мәгълүматлы, фикерле булырга кирәк. Мин режиссер булып кереп утырдым, артистлар җыйдым, ди. “Әйдәгез”, – дип кенә әйтеп, мине беркем тыңламаячак. Мәсәлән, унбиш минут тәнәфес бирдем, ди, ә алар хәтта утыз минуттан соң да кире килмәсләр иде, дип уйлыйм. Образга кереп, җитди кыланырга да була, әлбәттә. Әмма мин алдыйм, уйныйм булып чыга бит. Фәрит абый Бикчәнтәев студент чакта безгә бирем бирде. Бер өзек, шуны курсташларың белән куярга кирәк, мин – режиссер. Мин анда дусларым белән талашып беттем! Басыгыз, укып карыйк, фәлән-фәлән, дим. Тыңлатып булмый. Хәзер дә хәтерлим: курсташ бер кызга ямьсез тавыш белән кычкырып, рәнҗеттем дә әле. Бәлки, тагын биш ел үткәч, бәләкәй балалар белән берәр нәрсә эшләп карар идем, әмма зурлар белән эшләргә алынмаячакмын. Балаларны уйнап булса да, бик елмаймаска тырышып, җитдирәк булып, тыңлатып була. Бала белән зурлар телендә сөйләшергә кирәк. Әмма ул очракта да явыз кыланмас идем. Бер елмаеп, йомшаклык күрсәтсәң, алар да тыңламый! Мин кызыма карата да йомшак. Хәтта хатыным Зөлфия дә: “Әти кеше йомшак булмый, бала шуңа тыңламый”, – дип әйткәли.
– Кинода да еш төшәсез. Анда да Сез мөмкин кадәр табигый.
– Беренче фильмым “Кияү балакай”га да ун ел үтеп киткән икән инде. Мин аны төшергәндә шундый борчылдым. Ә табигыйлек чыгышым белән авылдан булуга бәйледер дип уйлыйм. Казанга килгәч тә, бар нәрсәгә “аһ” итеп карап йөргән кешеләр бит без. Ничек тоясың, шулай уйнарга кирәк дип саныйм.
– Сез тамашачы күңеленә “Мылтык” спектаклендәге Уел булып кереп калдыгыз. Хыялый, пешеп бетмәгән Уел белән Раилнең охшашлыклары бармы?
– Табигатем буенча хыялый, йомшак күңелле кеше мин. Бәләкәй чакта хәтта сүз дәшсәләр дә, елап җибәрә идем. Студент чакта мин бөтенләй күктә очып йөри торган кеше булдым. “Мылтык”тагы ролем дә шундый. Шуны уйнасаң, артист чыгачак синнән, дигәннәр иде миңа. Ләкин тормышта үзем шундый булсам да, җиңел башкарып чыгарга тиешле рольгә тотынгач, чынбарлыктагы Раил югалды, ә уйнарга кирәк. “Мылтык”тагы сәеррәк кешене уйнар өчен дә тәҗрибә кирәк. Гел шулай: тормышта көлеп-шаярып йөргән кешегә, сәхнәдә үзең булып уйна, дисәләр, ул йомыла да куя. Шул киртәне вакытында җимерергә кирәк.
– Әле уйнаган образларның, үзегезгә ияреп, өйгә кайткан чагы да буладыр?
– Вак кына бер эш эшләсәм дә, әллә ниләр кылган кебек тоям үземне, дип әйтәләр бит, менә бу очракта да шулай. Уйнап чыкканнан соң кайвакыт шулкадәр рәхәт була, әйтерсең лә Берлинны алган кеше син! Андый очракта шул халәт йокыга киткәнче синең белән була. Кайвакыт үз-үзеңне ашыйсың инде: кайда нинди хата җибәрдем, дисең, уйланасың. Тамашачыга да ошамагандыр төсле тоела.
– Cоңгы арада җитди темаларны күтәргән спектакльләр, халык йөрмәү сәбәпле, репертуардан төшә. Спектакльләр халыкның зәвыгын тәрбияли бит, килешәсездер. Комедияләрне аеруча үз иткән тамашачының киләчәктә зәвыгы нинди булыр?
– Билгеле, спектакльләр төшү – күңелсез күренеш. Шул ук вакытта буш залга уйнау да матур түгел. Менә Илгиз Зәйниев “Бию пәрие” спектаклен әзерли. Анда җыр да, бию дә, фәлсәфә дә бар. Ул – күпкырлы спектакль. Мондый спектакль уңышлы булыр дигән өмет бар. Тамашачы нәрсә эзләп килә, шул булырга тиеш анда. Билгеле, комедия җиңел карала. Ләкин без тамашачыны алга таба тәрбияләүдән, зәвыгын күтәрүдән туктамыйбыз бит. Җитди әсәрләр дә сәхнәгә менәр. Сабыр итик.
– Соң булмасмы? “Җилкәнсезләр”нең соңгы мәртәбә уйналуын караганда, төрле тамашачыны күрергә туры килде...
– “Җилкәнсезләр”дә күбрәк мәгълүмат бара. Ә тамашачы ритм таләп итә. Шуңа да күп режиссерлар җитди әсәрләрне үзгәртеп, бераз комедия ягына борырга, тамашачыны “уятырга” тырыша. Безнең бу спектакльне чыгарган режиссер Цхивара ул юлны сайламады. Мисбах хаҗине уйнаган Искәндәр абый Хәйруллин үзенчә комедия ягына каерырга теләгән иде. Аның героенда да күренде ул. Миңа әллә ни образ тудырасы булмады анда. Бөтен җирдә шул бер хыялый инде. Артык сузылмасын өчен, “Җилкәнсезләр”не тизләтергә дигән таләп куелган иде. Алай да Эмиль Талипов сузды әле аны (көлә).
– Яшереп торасы юк, күп кенә яшьләр русча фикерләп, татарча сөйләшә. Театрга да яңа буын килә. Аларның телебезгә карата мөнәсәбәте нинди? Аралашу бармы?
– Татар театры ул – тыйнак театр. Ул җылы, анда йомшак күңелле кешеләр эшли, бер-береңә карата усаллык юк. Театрда, минемчә, шул авыл мохитеннән чыкканнар күбрәк. Шәһәр баласы күз карашыннан ук аерыла бит ул. Яманлап әйтүем түгел, ләкин самимилек, эчкерсезлек авыл баласында күбрәк. Ул – сәхнәдә дә кирәкле сыйфат. Әлбәттә, шәһәрнекеләрнең русчасы да, татарчасы да көчле була. Минем балачакта авылдагы күршеләргә шәһәр кызлары кайта иде. Аларның ике теле дә искиткеч камил. Әти-әниләре шулай русчасына да, татарчасына да игътибар биргән. Минем хезмәттәшем Ришат Әхмәдуллин мисалында да шуны әйтә алам. Татар телле мәктәп-гимназияләрдә белем алган, башларында ниндидер нигезе булганнар телебезгә карата беркайчан да бозыклык кертмәс. Бетмибез әле!
– Өлкән буын артистлар киңәшләренә колак саласыздыр?
– Илдус абый Әхмәтҗанов белән без бүлмәдәшләр. Ул минем өчен – “братан”. Киңәшләрен бирә, күбрәк мин яшьрәк чакта әйткәли иде, нигезсез тәнкыйтьләми. Гөлсем апа Исәнгулова белән дус. Ул дөрес тәнкыйтьли. Кайвакыт спектакльгә килеп утыра, мине карый, аннан үз фикерен әйтә. Монда эчкерсез елмаймадың, бу җирендә эшләп бетермәдең, монда кычкырыбрак уйнадың, ди. Яки спектакль алдыннан бүлмәгә керә дә: “Кара аны, мин бүген карыйм!” – дип кисәтеп куя. Берсендә “Хуҗа Насретдин”да массовкада халык булып уйныйбыз. Гөлсем апа шелтәләде. “Син нәрсә, Раил, яртылаш грим белән чыккансың, аерылып торасың!” – ди. Ул аны миңа яхшыга әйтә, мин җебеп йөрмәсен өчен тырыша. Начар гадәтем бар: соңга калып йөрим. Гөлсем апа моңа карата: “Сез буыныгыз белән шундый инде, без булсакмы!” – дип кенә җибәрә.
– Бу тормышта иң зур уңышыгыз дип нәрсәне атый аласыз?
– Гаиләм. Эшемне дә аерырга теләмим. “Эшме, гаиләңме?” – дип сорау алдына куйсалар, гаиләне сайлаячакмын. Әмма андый тәкъдим ясамасыннар иде инде миңа. Кайвакыт, шаяртып, авылга, нигеземә кайтам, дим. “Ә безне кая куясың?” – ди Зөлфия. “Кайтырсыз сез дә, дөнья булгач, барысына да әзер булырга кирәк”, – дим.
– Сез каршылыклы кеше булып чыктыгыз әле. Көтмим дә, дисез, барысына да әзер дә булырга кирәк, дисез.
– Йолдызлыгым буенча Бизмән бит мин. Миңа яшәве авыр, үзем генә беләм (көлә).
– Шәһәрдә – чемпионат мохите. Сезне дә футбол җиле читләп үтмәгәндер?
– Яшереп тормыйм, футбол-хоккейга исем китми иде. Әллә бар, әллә юк, хоккейда сугышканнарын үз итмим. Быел шул чемпионат шаукымына кушылып киттек. Россия җыелмасы белән Мисыр бергә уйнаган матчны Җанатарлар мәйданына барып карадык. Үзем өчен яңа футболчыларны ачтым. Спорт дөньясын яхшы чамалый торган дустым бар. Футбол матчы беткәч, миннән имтихан ала, туп кертүчеләрнең исемнәрен сорый. Безнекеләр уйнаганны бик көтеп ала идек. Аеруча Испания командасын җиңгәч, башлар кайнады, Бауман урамына флаглар күтәреп чыгып киттек. Ә соңгы матчны без Илнур Закировларда дачада карадык. Мин, исәпкә күз салдым да, әле барысы да әйбәт икән, сынатмаслар дип, мунчага киттем. Кире чыкканда, барысы да үзгәргән, җиңелгәнбез. Барыбер безнекеләр матур уен күрсәтте.
– Бу чемпионатның әһәмиятен нәрсәдә күрәсез?
– Казан күп туристларга ошый, шунысына сөенәм. Үзебезне дә чит илдә кебек тоябыз бит. Чит ил кешеләре кунак була белә. Алар тыйнак, мәдәниятле. Безгә алардан үрнәк алырга була. Безнең белән дә кызыклы хәлләр булды. “Макдоналдс”та утырабыз, яннан үтеп баручы бер төркем туристларга елмаеп карадык, алар да елмайды. Шуннан безне фотосурәткә төшерде алар. Аларның да күңеле булды, безнең дә. Әгәр без шунда дорфалык күрсәтсәк, матур булмас иде. Кызым Нәфисәгә матур сүзләр әйтеп китүчеләр дә бар. Алар үзләренең кунак икәннәрен яхшы белә.
– Театрга ун ел хезмәт итү күп тә, аз да түгел. Исем-дәрәҗә турында да хыялланасыздыр?
– “Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров” дисәләр, кызык булыр иде. Ул ничектер кешене бизи. Авылда бервакыт: “Атказанган артист кайткан!”– дип әйттеләр дә: “Мин артист кына бит әле”, – дип төзәттем. “Нишләп, син атказанган түгелме әле?” – дип гаҗәпләнделәр. Миңа да бер өелеп төшәр әле (көлә).
(“Ватаным Татарстан”, /№ 98, 13.07.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев