Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Мобилизацияләнеп, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр мэриягә очрашуга килделәр.

Очрашуда шулай ук район башлыгының урынбасарлары, хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Рәгать Хөсәенов хәрбиләрдән хәлләре турында сорашты.

Хәрбиләр белән сөйләшү җылы атмосферада, чәй өстәле артында үтте. Хәрби якташларыбыз махсус хәрби операция зонасына килгән гуманитар ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Хезмәтләре турында сөйләделәр. Берничә хәрбинең әти-әниләренә җир-милек ярдәме белән бәйле сораулары бар иде.

Очрашу ахырында район башлыгы ир-егетләргә үз бурычларын намус белән башкарулары өчен рәхмәт белдерде. Исән-имин туган якларга кайтуын теләде.

 

  • Контракт буенча хәрби хезмәткә алынырга теләүчеләр Лениногорск хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Шашин урамы, 24нче йорт.
  • Белешмәләр өчен телефон: 5-08-94, 5-08-96, 5-09-02, 5-19-22 ( тәүлек әйләнәсе)

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2276957.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев