Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рәгать Хөсәеновта мобилизацияләнгән хәрбиләр булды

Мобилизацияләнгән якташларыбыз хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда.


Мэрия бинасында махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды. Очрашуга дүрт хәрби килде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хәрбиләрдән ничек хезмәт итүләре турында сорашты. Шулай ук нинди ярдәм чаралары кирәклеген сорады.

“Сезнең кыска вакытлы ялда булганда, кирәк икән медицина ярдәме, кирәк икән социаль ярдәм алу мөмкинлеге булырга тиеш. Бүгенге очрашуда төрле хезмәт вәкилләре дә катнаша, сорауларыгыз булса, рәхим итеп аларга да әйтә аласыз”, - диде Рәгать Хөсәенов.

Якташ хәрбиләребез  хәрби хезмәттән зарланып тормады, “Барысы да тәртиптә, барысы да яхшы”, - дип җавап бирделәр. Алар гаиләләренә ярдәм күрсәтүләре өчен,  шулай ук туган яктан килүче гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр.

Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм киләчәктә дә күрсәтеләчәк, хәрбиләрнең сораулары да игътибарсыз калмаячак. “Сентябрь айларында гуманитар ярдәм озатырга җыенабыз. Кайсы полкка нинди җиһазлар кирәген белешеп куегыз”, - дип тиешле хезмәтләргә күрсәтмәләр бирде.

Лениногорскида СВО катнашучыларына ярдәм күрсәтү буенча “Ватан сакчылары” фондының Лениногорск филиалы эшли башлады. Анда социаль координатор эшли, Наталья Петровна Менжаева. Ул Гагарин урамы, 51нче йортта, (Мәшгульлек үзәге бинасы) кабул итә. Дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 – 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Телефон номеры: 8-927-244-02-56.


Гуманитар ярдәм җыю пункты адресын да исегезгә төшерәбез: Куйбышев урамы, 21нче йорт. Телефон:  8-85595-5-16-11.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев