Район юлында булган авариядә кеше үлеме дә бар
Авария кичә кичке якта була.
Лениногорск ЮХИДИ бүлеге телеграм -каналда хәбәр иткәнчә, Әлмәт-Лениногорск автоюлының 33нче километрында (Лениногорск районы, Зәй-Каратайга таба барганда) беренчел фаразлар буенча 1968 елгы Лада автомобиле шоферы тиешле тизлекне сакламыйча, КамАЗ автомобиленә килеп бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, җиңел автомобильдәге 1967 елгы пассажир урында ук һәлак була, ә шофер, пассажир һәм ике бала - 12, 14 яшьлекләр зыян күрә.
Әлегә тикшерү эше бара. Шаһитләр әйтүенчә, КамАЗ машинасы юл кырыенда туктаган булган, ярымприцебы йөри торган юлга чыгып торган. Шул ук вакытта аварийкасын да кабызмаган дип тә әйтәләр шаһитләр.
Фото: © Госавтоинспекция Татарстана
https://www.tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев