Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда яшәүчеләр: тыкрыкка трактор керә алмаса, без үзебез дә чистартабыз

Тимәш авылында кар чистартучы трактор төнлә дә эшли, дип хәбәр итәләр.

"Авыл урамнарын безнең авыл егете чистарта. Аның белән килешү төзелгән. Бик яхшы, үз тракторы белән чистарта. Молодец, төнлә дә чыга эшкә. Кыш башланып, кар явуга үз эшенә керешә.
Авыл эченнән узучы федераль трассаны гел чистарып торалар, анысы да бик әйбәт.  Шәһәрдә чистартмаган була әле, ә безнең Тимәш аша  үтүче юл чиста була.

Авылдагы безнең йорт янындагы тыкрык "тупиковый" (ягъни юлы юк) булганга, трактор каралмаган дигәннәр иде берничә ел элек. Шунлыктан без көтеп торганыбыз юк. Күршеләр белән берлектә карны көрәк белән дә, кар чистарткыч белән дә көрибез. Аллага шөкер, күршеләр әйбәт, бердәм эшлибез.

Быел кар аеруча да күп. Әле кышның яртысы гына, ә кар ташларга урын калмады", - ди Тимәштә яшәүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев