Районыбызның Юлтимер авылында мобиль элемтә станциясе эшли башлады
Авылга мобиль элемтә «килде».
Хәзер Юлтимер авылы халкы кәрәзле телефоннан шалтырату өчен “кайда сеть” бар икән дип, сигнал эзләп йөрми, авылның төрле почмагыннан теләсә кайсы ноктага шалтырата ала. Мондый мөмкинчелек булуга Юлтимер авылы халкы чын күңелдән шатланды.
Ә мондый мөһим һәм кирәкле уңайлылык «Мәгълүматлар экономикасы һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектының цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде.
Районыбызның Юлтимер авылы халкы хәзер тәүлек дәвамында якыннары белән телефоннан сөйләшә ала. Элегрәк чыбыклы интернет ярдәмендә файдаланганнар, әле ул да яхшылап эшләмәгән.
«Мобиль телефоннан кая да булса шалтырату өчен урамга чыгарга, русча әйткәндә, “сеть тотарга” кирәк иде. Өйдә бөтенләй элемтә юк иде, - дип сөйли шушы авылдан Зөлфия Вәлиәхмәтова. – Безгә шалтыратучылар да шалтырата алмыйча интектеләр. Хәзер бөтенләй башкача шул, бик җайлы өйдә диванда утырып кына телефоннан сөйләшү”, - ди.
Аның сүзләренә Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова да кушыла (Юлтимер Сугышлы җирлегенә керә).
- Югары тизлекле интернет булмау, әлбәттә, начар иде. Студентлар, шул исәптән минем кызларым да, сессия вакытында өйгә кайтмыйлар иде, чөнки алар монда әзерләнә алмый, үзегез беләсез, уку процессында мобиль интернетсыз булмый. Авыл халкы кәрәзле телефоннарында ике симка йөртте, берсе – бер операторныкы булса, икенчесе – икенче операторныкы. Төрле урамда да төрлечә “тота” иде, - ди авыл башлыгы Альбина Зиатдинова.
Барысы да илкүләм проектның “Цифрлы тигезсезлекләрне бетерү” федераль программасы ярдәмендә үзгәрде. Узган елда 100дән алып 500гә кадәр халкы булган кечкенә авылларны югары тизлекле мобиль интернет челтәренә тоташтыру өчен тавыш бирү узды. Безнең районнан Юлтимер авылы бик актив булып чыкты.
“Шундый программа ярдәмендә мобиль элемтә һәм интернет өчен вышка урнаштырачаклар икәнлеген белгәч, авылдашларга мөрәҗәгать иттем, тавыш бирүдә ярдәм сорадым. Әлбәттә, тавыш бирүдә безнең яшьләребез актив катнашты, алар әби-бабайларына да ярдәм иттеләр. Аз санлы халкы белән кечкенә генә авыл шундый программада катнашып, мобиль элемтәле булдык. Хәзер зур шәһәрдә торган кебек, югары тизлекле интернет белән эшлибез, файдаланабыз. Без моңа чиксез шат”, - ди Альбина Петровна.
Яңа кәрәзле элемтә вышкасын Юлтмер авылына яз аенда – майда урнаштырганнар, бер айдан мобиль элемтә эшли дә башлаган. Сигналы 10 километр ераклыкка да тарала.
Узган атнада “Казан-Экспо” да узучы “АГРОВОЛГА-2025” Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында, видеоконференция режимында республика торак пунктларында урнаштырылган мобиль элемтә база станцияләрен эшләтеп җибәрү чарасы узды. Тантаналы чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында иде.
Онлайн форматта оештырылган станцияләрне тантаналы ачу республиканың 70 пунктында, шул исәптән Юлтимердә дә башкарылды. Ел ахырына кадәр Татарстанның тагын 89 авылында мобиль элемтә базаларын эшләтеп җибәрәчәкләр.
Белешмә
Республикада цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру эшләре дәвам итәчәк. Россия Хөкүмәте элемтә операторлары белән берлектә 100дән 500гә кадәр кеше яши торган авылларда 4G-элемтә булдыра. Татарстанда үткән ел «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында 233 яңа база станцияләре урнаштырылган. Быел исә ярты ел эчендә 540 база станциясе гамәлгә кертелгән. Чөнки мобиль трафик – 7 процентка, ә чыбыклы интернет 34 процентка арткан.
Розалия Мостафина
Фотолар: видеодан скрин
.png)
.png)
.png)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев