Районыбызның Болгар авылында шатлыклы вакыйга булды
Урмышлы авыл җирлегенә караган Болгарда Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
Бүгенге көндә Болгар авылында бары тик ике йортта гына даими рәвештә яшиләр, җәен күпчелеге “дачник”лар буларак көн итә.
Википедия чыганакларына караганда, авылда 1949 елда 253 кеше яшәгән. 1989 елда исә 18 кешегә генә калган. Урмышлы авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин әйтүенчә, 4 ел элек нефть предприятиесе ярдәме белән Болгарга таба 2 километрдан артык юл ясалган, 5 йорт төзелгән. Электр баганалары, яңа ут лампалары, янгын мичкәсе (ешлык-емкость) куелган. Җәен тормыш гөрләп тора.
Авылда дәһшәтле сугышка китүчеләр, кемнәрнең һәлак булуы, кемнәрнең исән-имин кайтуы турында зур эш алып барылган. Һәр эштә башлап йөрүчесе булган кебек, монда җаваплы эшкә алынып, аны башкарып чыгучы – Рөстәм Фәсхетдинов була. Һәйкәлне төзү эшендә “Татойлгаз” җәмгыяте, ЦДНГ-1 коллективы ярдәм иткән. “Әлеге цехтан Ленар һәм Динар Абдуллиннар зур тырышлык куйды”, - ди Артур Хәбибуллин.
Мәрмәрдән ясалган һәйкәл бик матур килеп чыккан. Территориясе койма белән әйләндереп алынган, һәйкәлгә керү юлы вак таш белән түшәлгән. Һәйкәл ачылу тантанасы белән бер көнне авыл бәйрәме дә үткәрергә карар кылганнар. Шулай итеп, бу зур бәйрәм чарасына әверелгән. Кайчандыр туган авыл – Болгарда яшәп, читләргә китеп, шунда тормыш итүчеләрнең барысын да авыл үзенә җыйган, йөздән артык кеше катнашкан, Уфадан хәтле кайтучылар булган.
Һәйкәл ачу тантанасын авыл башлыгы аптур Хәбибуллин ачып җибәрә. Аннан һәйкәлгә чәчәкләр куялар. Авыл бәйрәмен исә урамда өстәлләр корып, мул табын артында, самавырда чәйләр кайнатып, балачак хатирәләрен искә төшереп утырганнар.
Тулырак "Заман сулышы" газетында укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев