РЕСПУБЛИКА ГАЗЕТЫ - ШӨГЕРДӘ ЮБИЛЕЙЛАР ЕЛЫ
Татарстанда нефть чыга башлауга быел – 75 ел, Иске Шөгер урта мәктәбе ачылуга –110 ел. Лениногорск районындагы Шөгер авыллары өчен әлеге ике юбилей да истәлекле, зур вакыйга, чөнки бу якларда мәктәп тормышы һәм нефть чыгару белән бәйләнештә булмаган гаилә юктыр, мөгаен.
Иске Шөгер революциягә кадәр үк өч мәхәлләле шактый зур авыл була. 1920 елда Яңа Шөгердә дүртенче мәчет манарасы калка. Тарихи материаллардан Шөгернең элек-электән зур гына мәгърифәт учагы булуы, мәсәлән, авыл муллаларының берсе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең шәкерте булганлыгы күренә.
Безнең төбәкнең үткәне гаять бай, чөнки бу уңдырышлы җирләргә ата-бабаларыбыз бик борынгы заманнарда ук килеп төпләнгәннәр. Үзенең иксез-чиксез Русия империясе биләмәләрендә Шөгер, Сарабиккол, Мордва-Карамалка авыллары барлыгын хәтта Петр I патша да белгән. Белмәскә: Шушма елгасының шушы авыллар тирәсендәге ярларыннан өскә җир мае сарыккан. Җир куеныннан әлеге майны чыгару мөмкинлекләрен ачыклау өчен Петр I бу төбәккә махсус экспедицияләр җибәргән.
Шөгердә нефтьне беренче тапкыр әлеге якларга 1870 елда килеп чыккан америка геологы Ласло Шандор таба. Ул үзенең нефть эзләү эшчәнлегендә Шөгерне төп базасы итә, биредә үзенә йорт, складлар, механика мастерское салдыра. Скважиналар бораулый, Тау департаментына Казан, Самара, Сембер губернияләрендәге эзләнү нәтиҗәләренең уңышлы булуын хәбәр итә. Ул өстәге нефть катламнарына төшеп җитә, ләкин тиешле насослар булмау сәбәпле, җир маен ала алмый.
Шуннан соң нефть эзләүчеләр Иске Шөгергә 1938 елның азагында киләләр. Барлык эшләр кул көче белән башкарыла. Бөек Ватан сугышы башлангач, күп кенә геологлар, инженер, бораулаучылар фронтка китә. Аларны яшүсмерләр һәм хатын-кызлар алыштыра. Сугыш башланып ике атна үткәч тә бораулау эшләре башлана. Барлык авыр эш 17-20 яшьлек кызлар җилкәсенә төшә. Ниһаять, бик күпләрнең авыр хезмәте белән яуланган зур җиңү көне җитә: 1943 елның октябрь башында легендар 1нче скважина нефть бирә башлый.
Авылдашларыбызның күбесе гомерләрен нефть чыгару эшенә багышлый. Ә балалар кечкенәдән нефтьчеләр тирәсендә кайнаша. Шушма буена су керергә төшкәч тә, кырда ат саклаганда да, чыбык-чабыктан вышка ясап, уртага “торба төшереп”, нефть чыгару уены уйныйлар.
Цемент капчыкларын алып кайтып дәфтәр ясыйлар. Бүтәннәр газетага язганда, алар таза кәгазьгә язалар.
Укытучылар да балаларны нефтьче һөнәрләре белән кызыксындыра башлый. Танкист, очучы Челюскин, Чкалов кебек геройлар булабыз дип хыялланып үскән малайларның күбесе нефть тармагына кереп китә.
1945 елның сентябреннән нефть чыгару промыселларын формалаштыру һәм яңа төр хуҗалыкны төзү эшләре башлана. Махсус белемле кадрлар әзерләү эшенә керешәләр. Академик А.Арбузов Иске Шөгер клубында колхоз җыелышында катнашып: “Безгә – Казан химия-технология институтына балаларыгызны укытырга җибәрегез, югары белемле нефтьче кадрлар әзерлибез”, – дип чыгыш ясый. Шуннан соң Иске Шөгер мәктәбе әлеге юнәлештә эшли башый. Шөгердән чыккан нефтьче династияләр барлыкка килә.
Иске Шөгер мәктәбенең горурлыгы – язучы Җәмит Рәхимов гомере буе нефтьчеләр турында яза. Аның “Девон хәбәрчесе”, “Өлешемә тигән көмешем”, “Тәвәккәл таш яра” китаплары якташ нефтьчеләребезгә багышланган.
Нефтьчеләр мәктәпне беркайчан да ярдәмнәреннән ташламадылар. Берничә йөк машинасы, автобус, трактор бирделәр. “Лениногорскнефть” идарәсе ярдәме белән мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелде, менә дигән хоккей мәйданчыклары төзелде, балалар өчен спорт киемнәре, җиһазлары кайтарылды, мәктәп ашханәсе тулысынча кирәк-яраклар белән тәэмин ителде. Бик зур истәлекле бүләк тә ясадылар: 2011 елда мәктәп ишегалдында биш геройга багышланган мемориаль комплекс ачылды. Нефтьче ветераннар, Лениногорскига, Шөгергә килгән кунаклар бу урында бик еш булалар, чәчәкләр куялар.
Белем көне, “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәрендә нефтьчеләр укучыларга бүләкләр бирәләр, ятим балаларга матди ярдәм күрсәтәләр. Ә укучылар мәктәпне тәмамлап, Лениногорск нефть техникумында нефть һәм газ чыгаручы һөнәрләрен үзләштереп әби-бабаларының, әти-әниләренең эшен дәвам итәләр.
Әлеге дустанә, җылы мөнәсәбәтләрне киләчәктә дә саклап, тәрбияләнгән буынның һәркайсыбыз өчен игелекле булуын телибез.
Гөлисә ГЫЙМАЕВА. Лениногорск районы, Иске Шөгер авылы.
Чыганак:http://Татарстан яшьләре
Фото:https://шугурово.рф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев