Россия хоккейчылары Олимпиадада алтын медаль яулады
Россиянең хоккей буенча җыелма командасы овертаймда 4:3 белән җиңеп, Олимпиадада алтын медаль яулады. Бүген россиялеләр Германия командасы белән уйнады. Уен тәмамланырга дүрт минут кала Германия җыелма командасы алга чыкты - алканы Йонас Мюллер кертте. Ләкин уңыш россиялеләр ягында иде. Россиягә җиңүне Кирилл Капризовның алкасы алып килде. http://www.tatar-inform.ru/news/2018/02/25/599372/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев