“Рухият” китапларын укыйм” бәйгесе Лениногорскиның әдәбият сөючеләренә уңышлар алып килде
“Татнефть” хәйрия фонды “Рухият” нәшрият эшчәнлегенә ярдәм программасының “Рухият” китапларын укыйм” бәйгесенә йомгак ясалды.
Бүләкләү тантанасы Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йорты китапханәсендә ТР Язучылар берлеге белән берлектә узды. Биредә җиңүчеләрне диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Биредә Татарстанның 15 үзәк китапханә системасы (Аксубай, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Ютазы, Түбән Кама) катнашты.
Бәйгедә 1997 елдан 2023 елга кадәр «Татнефть» хәйрия фонды «Рухият» программасында басылган татар, рус, чуаш һәм инглиз телләрендәге 240 китап катнашты, 2019 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 1 июленә кадәр китапларның укылышы каралды.
Әлеге конкурс лениногорскилыларга да уңышлар алып килде. «Китап укуга җәлеп итү буенча иң актив китапханә» номинациясендә II урынны Лениногорск үзәкләштерелгән китапханә системасы алды.
«ТР нефть төбәгенең иң актив әдәби берләшмәсе» номинациясендә Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» әдәби берләшмәсе – III урында.
Шулай ук озак еллар “Лениногорскнефть” идарәсенең “За нефть” газетында корреспондент булып эшләгән Николай Садовинның «Блокнот журналиста» китабы «Публицистика жанрында рус телендә иң күп укылган китап» номинациясендә өченче урынны алды.
Бүләкләнү тантанасына Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә директоры Гөлнара Хәсәнова һәм «Чишмә» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров бардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев