Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

һәрвакыт матурлыкка күмелеп яшик (Фотолар)

Хатын-кызлар чәчәк бәйләмнәренә туган көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакыт матурлыкка күмелеп яшәсеннәр. Аларның кулларында гел чәчәкләр булсын,- дип тели шәһәрдәшебез Альбина Хәсәнова.

Язмамның героена килгәндә, ул үзе чәчәкләрне бик ярата. Шуңа да аның фатирында ел әйләнәсендә аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Алар гади генә чәчәкләр түгел, ә күңел җылысын биреп, бөтен осталыгын җигеп ясаган әйберләр. Сүзнең кыскасы, Хәсәновларның фатирында кышын да, җәен дә умырзая, лилия, фиалкалар “чәчәк атып” утыралар. Аларга кергәч тә, гүзәллеккә хәйран каласың, ниндедер серле дөньяга чумган кебек буласың. Уңган-булган ханымның бисердан ясаган чәчәкләре дә бер-берсенә охшамаган. Һәрберсеннән яктылык, нур бөркелә. Бисерлардан гына түгел, башка төрле материаллардан да сәнгать әсәрләре тудыра белә ул.

Бер генә кисәк калган тукыманы да әрәм итми. Алардан да тизрәк чәчәкләр иҗат итә, күз ачып йомганчы курчаклар да тегеп ташларга мөмкин. Соңгы арада чәчәкләрне атлас тасмалардан да үрә башлаган. Аннан Альбинаның тагын бер гадәте бар: ул ясаган әйберләренә берникадәр вакыт узгач, яңадан кайтып, аларга икенче сулыш бирә, яңалык өсти. 
Әйтергә кирәк, бисер белән эш итү бик вак эш. Осталык кына түгел, түземлек тә сорый. Монда, әлбәттә, рәссамлык сәләте дә кирәк. Мәктәптә укыганда Альбина рәсемнәрне бик оста ясаган, үзе әйтүенчә, яраткан дәресе дә нәкъ рәсем фәне булган. Балачакта аерым кул эшләре белән шөгыльләнгәнен дә хәтерләми, әмма хезмәт дәресендә иҗат иткән әйберләре гел ”5”лелек булган, башкаларныкыннан аерылып та торган. Бисердан чәчәкләр ясарга Альбина декрет ялына чыккач, 2011 елда гына алынган. 
- Күңелем үзеннән-үзе иҗатка тартылды. Үзем дә сизми калдым, бер-бер артлы чәчәкләр ясый башладым. Бу шөгыль миңа ошады һәм яңадан-яңаларын ясап карау теләге дә арткан-арта гына барды, - ди ул. 
Иң кызыгы шул: Альбина чәчәкләренең үрнәкләрен каяндыр өйрәнеп түгел, ә иң беренче чиратта, күңелендә тудырып, соңыннан аларны чынга ашыра. Гадәттә, күп эшләре осталарының күпчелеге нәрсәдер иҗат итәргә алынганда Интернеттан мастер-класслар карый һәм өйрәнә, кемнеңдер тәҗрибәсен дә куллана, ә менә Альбина ханым үзлегеннән, күбрәк күңеле кушканча эшли. 
13 нче ТОС рәисе урынбасары Татьяна Сергеева Хәсәновларга дүрт бала анасын, гаиләләрендә игезәк уллары Самат белән Булат, кызы Алинә, Әмирхан, Әниләр көне белән котларга килгәч, Альбинаның кул эшләрен күреп шакката. Озак та үтми, ТОС үзидарәсе тарафынаан уздырылган чараларның берсендә, Альбинадан рөхсәт алып, күргәзмәгә аның да кул эшләрен куя. Шулай итеп, өйдә утыручы хуҗабикәнең эшләре белән башкалар да якыннан таныша. Соклангыч, искитмәле матур чәчәкләрен һәм башка төрле кул эшләрен балалар бакчасында, мәктәптә, хәтта тормыш иптәшенең эш урынында узган күргәзмәләргә дә сорап ала башлыйлар. 

- Тормышта кеше җаны теләгән эш белән шөгыльләнергә тиеш. Ул сиңа канәгатьлек хисе бүләк итә. Минем кулдан килми, бүгенге тынгысыз яшәеш чорында кул эшенә вакыт җитми дип әйтер күпләр. Әмма үзеңне илһамландыручы кул эшен тапсаң, вакыт та үзеннән-үзе табыла, ә куллар күңелгә җылылык өстәп, рәхәтләнеп иҗат итә ул,– ди Альбина. 
Альбина Хәсәнова бер эш өстендә озак утырмыйм, кәефем булганда, берничә көндә башкарып ташлыйм, ди. Иң озак эшләгән эше- шаулап утырган агачлары. Аның берсе- яшел каен. Аңа ул өч ай вакытын сарыф иткән. Көзге агачы  да шактый көч һәм тырышлык таләп иткән. Бу иҗат җимешләренә карагач, күз алдына ямьле җәй һәм алтын көз килеп баса. Сигез ел эчендә чәчәкләрнең ниндиләрен генә ясамагансыздыр инде, дим. Ә ул исә: 
- Берсен дә санап барган юк. Әйберләремне туганнарга, дусларга, танышларга бүләк итеп бетереп барам, - ди кул остасы. Ишле гаилә булгач, бөтенесенә дә өлгерергә кирәк, балаларны да карарга, өйне дә тәртиптә тотарга. 
- Үзем мин йомшак кебек күренсәм дә, балаларга карата таләпчән. Алар мине бер карашымнан аңлыйлар. Аллага шөкер, бүгенгә кадәр берсенең дә йөзгә кызыллык китергәне булмады, - ди. 
Кул эшләре белән шөгыльләнүенә тормыш иптәше Мансур да бик хөрмәт белән карый, кирәк вакытта ярдәм итә икән. Алар 19 ел бергә матур һәм тату гомер итәләр. 
Альбина үзе бик гади һәм тыйнак хатын. Хәтта аның турында мәкалә язарга ниятемне белгәч, тиз генә ризалашмады. Аның бөртек хәтле бисердан могҗиза тудыруын белгәч, әлбәттә, тизрәк газет укучыларыбыз белән таныштырасыбыз, аның хакында язасы килде. Бу мөлаем ханым булып белән сөйләшүе дә шундый рәхәт. Ашыкмыйча, кабаланмыйча сөйләшә. Юмор хисе дә юк түгел. Аңа киткәндә: 
- Альбина, илһам килсә, мәкаләмне тиз язып ташлармын дигән идем. Ул исә серле итеп елмаеп куйды. Шул уңайдан бер мәзәк хәлне дә сөйләп узды. 
- Минем бер танышым бар. Ул да кул эшләре белән шөгыльләнә, курчаклар тегәргә ярата. Аңа барган саен: “Илһам килгәндә, тиз эшләп ташлыйм мин”, “Менә яхшы булды әле, илһам килде дә эшне тиз тәмамладык”, “Илһам килгәч, шундый рәхәт инде, барысы да җайлы килеп чыга”, - ди. Гел илһамны сөйләгәч, бер көнне түзмәдем. Моңа:“Синең тормыш иптәшең бик көнче бит, ничек түзә бу хәлгә? Илһамның бик еш сезгә килүенә бер сүз дә әйтмимени, дидем. Баксаң, ул илһам дигәннәре- вдохновение икән. Моңа кадәр, белми идем, сине дә илһамың ташламасын, - дип елмаеп озатып калды. 
Бәйрәм белән кадерле, хатын-кызлар! Шулай илһамланып, бәхетләргә төренеп, чәчәкләргә күмелеп яшик! 

 

Текст һәм фотолар: Зилә Мөдәррисова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев