Кичләтеп телефон шалтырады. Элемтәнең икенче очында иптәш хатыным:
- Гөлфия, син мәктәптә эшлисең, безнең Шөгердә Арсланов ( үзгәртелгән) фамилияле кеше бармы?- дип сорады, дип яза Шөгердән Гөлфия апа Шәйдуллина.
- Әйе, уллары безнең мәктәптә укыды, хәзергесе көндә Лениногорск шәһәрендәге мәктәптә укый,- дип хәлнең ничек икәнен аңлаттым һәм ни өчен кызыксынганын...
Кичләтеп телефон шалтырады. Элемтәнең икенче очында иптәш хатыным:
- Гөлфия, син мәктәптә эшлисең, безнең Шөгердә Арсланов ( үзгәртелгән) фамилияле кеше бармы?- дип сорады, дип яза Шөгердән Гөлфия апа Шәйдуллина.
- Әйе, уллары безнең мәктәптә укыды, хәзергесе көндә Лениногорск шәһәрендәге мәктәптә укый,- дип хәлнең ничек икәнен аңлаттым һәм ни өчен кызыксынганын сораштым.
Ул үз чиратында ни өчен ул кешеләр белән кызыксынганын әйтте. Ә хәл болай була. Танышымның Лениногорск шәһәрендә яшәүче сеңелесе Әнисә ханым Садриев урамындагы кибетләрнең берсеннән кайтып барганда, өзелеп- өзелеп елаган һәм шул ук вакытта букчасын актаручы баланы күрә. Озак уйлап тормыйча бала янына килеп:
-Ни булды, ник елыйсың?- дип кызыксына һәм ипләп кенә баланы тынычландыра. Баксаң, бу укучы, Шөгердән һәр көнне Лениногорск шәһәренә барып укырга йөри икән. Ә букчадан телефон эзләгән. Телефон кесәләрдә дә,букчада да юк.
-Телефонны югалттым, әти мине үтерә,- дип , йомшак сүз ишеткәч тагы хискә бирелеп, үксебрәк елый башлый. Үзе ашыга, кайтыр өчен автобуска автовокзалга да йөгерәсе бар икән. Автобус китәргә дә күп калмаган.
Әнисә катгый бер карарга килеп:
- Бар, йөгер мәктәбеңә, киенгән җиреңдә калмадымы икән?,-дип баланы кертеп җибәрә. Күп тә үтми, бала йөгерә-йөгерә кире чыга, кулында телефон, йөзе елмаюлы! Ләкин, автобус китәргә бик әз вакыт калган, бу укучы бала йөгерсә дә өлгермәскә мөмкин. Шуңа күрә, Әнисә ханым, баланың букчасын тота да, баланы ияртеп, "Техснаб" тукталышына йөгерә. Исәбе автобусны шунда туктату. Өлгермәгән очракта, такси белән булса да озатырмын, дип уйлый. Тукталышка килеп җитүгә, озак та тормый бер җиңел машина килеп туктый, бу укучыны таныйлар күрәсең, ләкин, бала карыша :
-Әти миңа автобуска гына утырырга кушты, мин мондый машинага утырмыйм- ди. Әнисә ханым бу кешеләрнең кем икәнен белеп, өенә кадәр озатуларын сорап баланы утыртып җибәрә. Шулай итеп бу ханым, урамда очраган, елап торган балага битараф калмыйча, аналарча ярдәм кулы суза. Олы йөрәкле, зирәк күңелле бу ханымга бик зур рәхмәт әйтәсе килә.
-Бигрәк олы йөрәкле туганың,- дим танышыма.
-Искитмәле инде, шундый йомшак күңелле ул минем сеңлем. Елап торган баланы игътибарсыз калдырмый инде. Урамга ыргытылган, елап йөргән песи баласын күрсә дә, я өенә алып кайта, я ашатып йөри. Өйләрендә дүрт мәче булган инде дип сеңелесенең киң күңеллелеген сөйләп алды.
Бүгенгесе көндә, бу кырыс заманда, күп кенә кешеләр туган- туганны, күрше- күршене белмәгәндә, үз хәлем хәл , дип кенә яшәгән чакта, игътибарлы, олы йөрәкле булып калу үзе бер хөрмәткә лаек.
Бу язманы язганда үзебезнең яшь чаклар, күрше авылга, Куак авылында укып йөргән чаклар искә төште. Әнисә ханым да, Чияле Тау авылыннан Зеленая Роща авылына төшеп укып йөргән чакларын, өшеп- туңып караңгы төшкәч кенә өйгә кайтып кергән чакларын исенә төшергәндер , дип уйлыйм.
Гөлфия Шәйдуллина.
Нет комментариев