Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шигъри җанлы якташыбыз Әгләс абый Шәйхетдинов арабыздан китеп барды

Гомерен туган җирендә җырлап үткәргән, моңлы күңелле, шигъри җанлы Әгләс абый Шәйхетдинов вафат. Яраткан урманнары, җырга салган авыл урамнары аны сагыныр инде...

Шәйхетдинов Әгъләс Закир улы
1940 елда  Лениногорск районы Куакбаш авылында туган. Урманчылыкта эшләп лаеклы ялга чыга. “Чишмә” иҗат берләшмәсенә йөреп, каләмен чарлый. Туган җиргә, тормышка дан җырлаучы шигырьләре район һәм республика матбугатында даими басылып тора. “Тыкрык” исемле җыентыгы өчен Лениногорск районының Шамил Бикчурин исемендәге премиясенә лаек була.

Табигать баласы шагыйре.

 Сүзем шактый еллар урман хуҗалыгында һәм нефть тармагында хезмәт куйган, күңелендә урман моңы йөрткән шагыйрь һәм җырчы Әгъләс Шәйхетдинов турында. Аның дөньяга тудым дип аваз салган җире Шөгер төбәге – Куакбаш авылы, хәзерге Лениногорский районы. Аралашып яшәгәнгә, иҗатын һәм үзен хөрмәт иткәнгәдер инде, аны йөз еллар беләмдер кебек. Уртача буйлы, гаять дәрәҗәдә гади йомшак холык – фигыльле, чын мәгънәсендә дөньяга гашыйк җан. Каләмдәшем, рухташым, дустымның 2015 нче елда 75 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Ихластан иҗатын тәбрикләдек, алда да уңышлар, исәнлек – саулык теләдек.
                                                                                                        Шагыйрь Таһир Шәмсуаров

 

Ир-егетләр көтү куалар
Кадеребезне белеп кал, дигәндәй,
Көн артыннан көннәр туалар.
Биниһая ал таң сызылганда,
Ир егетләр көтү куалар.

Тәмле ризык, кайнар чәй әзерләп,
Сөйгәннәре өйдә көтәдер.
Бу тормышта яши белгәннәрнең
Гомерләре күркәм үтәдер.

Бездә ирләр тырыш, тәвәкәлләр,
Хатын-кызлар уңган, әдәпле.
Күтәрепләр ала белә алар,
Һәр матур эш, матур гадәтне.

Күп тә үтмәс тагын юнәлерләр,
Кемнәр кырга, кемнәр фермага.
Шушыларны бер мактыйсым килеп,
Күңелемнән шигырь, җыр ага.

Без дә калмыйк – диешептер казлар
Энҗе чыкта битен юалар.
Сөтбикәләр мөгри, урамыбыз гөрли –
Ир-егетләр көтү куалар.

Шөгерем
Әрәмәңә кайтып ел да
Былбыллар кора оя.
Шөгер диеп әйтсәләр дә,
Йөрәк талпынып куя.

Гармунчы, җырчы булмады
Шөгерлеләрдән остарак.
Сортават* авылыңның гына
Гомере булды кыскарак.

Дөрес, хәзер түгел инде
Монда район үзәге.
Барыбер саныйбыз сине
Бу якның дип гүзәле.

Шушма күперләре озын,
Гүя ачык метро.
«Шөгер» не бер тыңлап куйсак,
Үзе генә ни тора.

Завод гудогың чакырды,
Гөрләп торды базарың.
Синдә уздырдым мин дә бит
Якты яшьлек язларын.

Милләтпәрвәр талантларың
Тоймады икне – чикне.
Белмәгән кеше юк хәзер
Энгель белән Җәмитне.

Иң тәүге синдә табылгач
Алтынга тиң – нефть тә.
Ул – кызларың күтәреште
Ил куәтен биеккә.

Завод юлын чыгып киткәч,
Тыңлыйм урман чишмәсен.
Әйтә күк – кешеләр сезнең
Башка кайгы төшмәсен.

Ә син яшә, гөрләп яшә,
Данлы, шанлы Шөгерем.
Үткәннәрне киләчәккә –
Илтсен ихлас шигырем.

Сортават* – урман эчендәге кечкенә авыл.

Татарстан
Җир өстендә – сары алтын,
Җир астында – кара алтын.
Кадерлеләрдән кадерле,
Булдыклы, уңган халкың.

Түбән Кама, Чаллың күптән,
Әйләнде зур шәһәргә.
Татарстан синдә әле,
Яшәргә дә яшәргә.

Дөньякүләм зур бәйгеләр.
Нурлы Казан түрендә.
Яңа йолдызлар кабына,
Ватаныбыз күгендә.

Күп манаралы Кол Шәриф,
Утыра күккә ашып.
Күз яшьләре чыкса – чыга,
Бары шатлыктан ташып.

Килә шатлыклы хәбәрләр
Әлмәт, Норлат, Әтнәдән.
Без булдырабыз! _ дип юкка,
Шәймиебез әйтмәгән.

Куак елга
Куак елга,
Син гел юлда.
Тигез җир ни, үрең ни.
Синдә булган матурлыкның,
Иге – чиге күренми.

Элек безнең бабайлар да,
Бик ошаткан булганнар.
Килеп ике як – ягыңа,
Өйләр корып куйганнар.

Шуннан башланып киңәйгән,
Бу Куакбаш саласы.
Мәгърур таулы, суы шаулы,
Бик күп асыл баласы.

Безнең яшьлек еллары да,
Шушында ич гөрләде.
Чуер ташлы шарламаңа.
Кызыл түшләр үрләде.

Җәйге кичең, ташты хисем,
Былбыл сыздырган чакта.
Сөйгәнемне озатып киттем.
Таңнар сызылган чакта.

Челтәр чаршаулар шикелле.
Талларың тезелгәннәр.
Кайда икән, сулар кереп,
Синдә ат йөздергәннәр.

Дулкыныңа кушылып җырлыйм,
Су алырга төшкәч тә.
Җиләкле чагыл башлана,
Кыска кулны кичкәч тә.

Газиз елга,
Күр яныңда,
Яшь атлар йөри утлап.
Син агарсың, без генә тик –
Калырбыз инде туктап.

Уракчы малай
Әнкәй мине үзе белән,
Йөртә иде уракка.
Таңда «Тор улым!» – дигәне,
Бүгенгедәй колакта.

Чыгып киттек, барасы кыр,
Бик еракта ерагын,
Кулымда бик күпне күргән,
Кәкре дустым – урагым.

Юл буенда зәңгәр чәчәк,
Арышка сарылганнар.
Тургай җыры каршы алды,
Безнедер сагынганнар.

Күрсәгез икән ай буе,
Без бу кырда җәйлибез.
Алтын күк игенне урып.
Матур итеп бәйлибез.

Кулларны камыл киссә дә,
Мин өйрәндем чыдарга.
Озакламый кыр егете,
Булганмын мин шуңарга.

Хәтердә чишмә шикелле.
Маңгайдан тир акканы.
Әнкәем аркамнан сыйпап,
Бүген тагын мактады.

Киткән чакта карап тордык.
Көлтә, чүмәләләргә.
Туры килер, дидек монда,
Әле күп килгәләргә.

Еллар үтте...бүген мин дә,
Олыгайган көнемдә,
Кыштыр – кыштыр эш майтарып.
Ятам көндә өемдә.

Тик уйларым тынгы бирми,
Ми тартмасын чиртәләр.
Өстәлемдә шигырь тулы,
Әзер кәгазъ көтәләр.

Мин тегермән очыннан
Син каян дип сорасагыз,
Мин тегермән очыннан.
Үрмәләп йөреп киткәнмен,
Төшеп әнкәй учыннан.

Йөрер юлларымның башы,
Шул вакытта салынган.
Иң беренче күрше дуслар,
Миңа монда табылган.

Үсә төшкәч, каршы таудан,
Чаңгы белән очылган.
Гомерлеккә сөйгән кызны,
Шунда үбеп кочылган.

Тик кызганыч, хәзер инде,
Бүтән җирдә торамын.
Төшләремдә эзләп йөрим.
Узган яшьлек урамын.

Минем өчен ул гадәти,
Гади генә оч түгел.
Бәлки бер юаныч булыр,
Әйдә шунда оч күңел.

Юкка җаным бәргәләнә,
Кырыс гомер кышымнан.
Ычкындырмый торчы, Ходай,
Бу гомерне очыннан.

Урманчылар
Ифрат та игелекле ич,
Урманчылар.
Урман көн дә рәхмәт укый,
Әнә шуңар.

Алар кулы тисә, яп – яшь,
Урман үсә.
Бу төбәктә саф һәм тыйнак,
Җилләр исә.

Чистарынган, сөенеп карый,
Урман эче.
Мин үзем дә алар хәлен,
Белгән кеше.

Яшь чыршылар монда һичбер,
Кайгы тоймый.
Каен кызлар, әйлән – бәйлән,
Ясап уйный.

Бәхет булгач, бурыйбыз ак
Буралар да.
Агач өйдә, сау – сәламәт,
Булалар да.

Олы урман, кече белән,
Ялгый чорны.
Туган якның, дүрт ягы да.
Урман, җырлы.

Хөрмәтләрем сезгә чиксез,
Урманчылар.
Кайчан булам каршыгызга,
Йөгереп чыгар.

"Заман сулышы" редакция коллективы  шагыйребезнең якыннарының кайгысын уртаклаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев