Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сочида үлгән Түбән Кама малае быел 1 класска барасы булган

Татарстан хөкүмәте 3 августта Түбән Камадан Сочида һәлак булган Николай Мальков гаиләсенең кайгысын уртаклаша һәм барлык тиешле ярдәмне күрсәтәчәк. Бу хакта Түбән Кама районы рәсми сайтында хәбәр ителә

Алдан Түбән Кама мэры Сочида һәлак булган Мальковлар гаиләсенең кайгысын уртаклашуын, шулай ук гаиләгә бар яклап ярдәм күрсәтү турында вәгъдә итүе хәбәр ителгән иде, дип яза Татар-информ.
 
Малайның әти-әнисе эшләүче ТАНЕКО һәм НКНХ, завод җитәкчеләре фаҗига кичерүче гаиләгә тиешле ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә итә.
 
3 августта әбисе белән Лазаревское бистәсендә ял итүче ир бала яңгыр сулары чокырына төшеп киткән һәм баткан. Быел малай 1нче сыйныфка укырга барырга тиеш булган.
 ---    
Чыганак: Матбугат.ру
-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев