Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Шөгерлеләр чыршы утын кабызды (+ фотолар)

Шөгер авылының “Яшьлек” стадионында биек, яшел чыршының утларын кабызып, балкыттылар, монда чыршы ачылу тантанасы үтте, Кыш бабай һәм Кар кызы килде.

Шөгер авылы 2025нче елны лаеклы рәвештә каршы алачак. Стадионга чыршы, аның тирәсенә төсле утлар белән балкыган конструкцияләр урнаштыру, утлар сузу һәм башка мең төрле мәшәкатьле эшләрне авыл җирлеге администрациясе, шәхсән авыл башлыгы Радик Гафиятуллин беләдер. Чөнки мондый матурлык тудыру – чыгымнар да, көч һәм тырышлык, максатчанлык та таләп итә.

Авыл җирлеге, торак-коммуналь хуҗалык оешмасы, җылылык челтәрләре предприятиесе белән бергәләп, кулга-кул тотынышып эшләгән эшнең нәтиҗәсе искиткеч булды. Шөгернең үзәк урамында, стадион территориясе, мәдәният йорты тирәсе җем-җем утлар балкытып тора.

Узган якшәмбе көнне чыршы янында тантаналы чара үтте. “Чараны авыл җирлеге администрациясе һәм Шөгер халык театры артистлары ярдәмендә оештырдык. Әлбәттә, мондый күңелле чарага зур курчак-әкияти геройларның килүе бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде”, - ди Шөгер мәдәният йортыннан Алсу Биктагирова.

Чыршы янына җыелучы барча халыкны, ә анда төрле яшьтәгеләр күп булып җыелды, Шөгер авыл башлыгы Радик Гафиятуллин сәламләде, якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котлады.

Шөгер халык театры артистлары, мәдәният йорты хезмәткәрләре әкият персонажлары булдылар, алар балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырганнар. Шулай ук зурлар да уеннарда катнашты. Бәйгеләр үткәрелде. Иң-иңнәре Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләренә ия булдылар.

Шөгер авылы үзешчән артистлары белән горурлана ала. Чыршы бәйрәмендә аларның моңлы тавышы бар Шөгергә таралды.

 

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 20 декабрь санында укый аласыз.

фотолар: https://web.telegram.org/a/#-1001378832790

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев